Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә узган йомгаклау утырышында якташларыбыз бүләкләнде

Якташларыбыз бүләкләнде

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән лаеклы өлеше өчен, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Садыйр улы Мингуловка “Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге казанышлары өчен” медале тапшырылды.

Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен, район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәмзия Фәрит кызы Федотовага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Күпьеллык хезмәте һәм республиканың финанс системасын үстерүгә керткән өлеше өчен, Чирмешән районының мактаулы гражданины - финанс-бюджет палатасының элеккеге рәисе Шәүкәт Фатыйх улы Гатинга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында халыкны социаль яклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты өлкән шәфкать туташы Гөлчирә Нурислам кызы Хөснетдиновага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли гореф-гадәтләрне үстерүгә һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын дәвам итүгә керткән шәхси казанышлары өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Владимировна Маркованы “Телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы финанс системасы органнарындагы нәтиҗәле хезмәте өчен, район финанс-бюджет палатасы финанс инспекторы Миңлегөл Рәҗәп кызы Сәлмановага ТР Финанс министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм финанс-икътисад эшчәнлегендәге казанышлары өчен, район башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Лилия Шәфигулла кызы Кәримовага ТР икътисад министрының Рәхмәте белдерелде.

Яңа ел чараларына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында республикада игълан ителгән бәйгенең “Алты төбәк төркеме җирлекләрендә (район үзәкләреннән тыш) үзәк чыршыны иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү” номинациясендә көньяк-көнчыгыш зонада 3 урын алган Ивашкино авыл җирлеге Дипломга лаек булды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев