Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы җитәкчесе Иске Кади остасын котлады

Соңгы 30 ел эчендә бер мең чамасы пычак ясаган Иске Кади остасы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу шөгылен әле дә ташламый Харрас бабай. Бүген миңа да күрсәткән мастерскоенда тагын өч әзер пычагы, өлгеләре дә бар. Яңа пычаклар ясарга тимер дә әзерләп куйган.

- Пычак өчен иске пычкы, пила полотнолары бик кулай, аеруча элеккеге корыч тимер, - диде Харрас Шәрифулла улы Шәрифуллин. – Ә саплыкка каен агачы кулланам. Йоклый алмасам, эч пошса, шушы мастерскоемда һава алмаштырам, үземә юаныч табам.

Ул күбрәк элеккеге кул инструментлары белән эшләргә ярата. Әйтик, тишкече, кискече күптәннән хезмәт итә, бик иплеләр. Тимерне дә нәзек чарда кисә, болгарка тимерне боза гына, ди. Ашыкмыйча эшли оста, инде әзер диярлек өч пычагын ясауга, әйтик, бер айга якын вакыт киткән.

- Сездән алган пычаклар лезвие, пәке кебек булса, без үткәргәч, алар үтмәскә әйләнә, - дим аңа, елмаеп.

- Үткәрә белмиләр пычакны, - диде Харрас бабай. – Башта аның, ике яктан да, стенасын, аннары, бераз кыегайтып, йөзен ышкырга кирәк. Дөрес үткәрсәң, ташка ышкыган пычак та үткен була.

Аның әтисе Шәрифулла бик иртә, 49 яшендә вафат булган. Коелар, базлар казырга оста булган.

Харрас Шәрифуллин “пычак бизнесы”ның ничек башлануы турында болай искә алды:

- Мин пычак ясап билгеле кешегә әверелдем. Моннан 30 еллар элек кырда чөгендер чистартабыз. Ир-атлардан үзем генә, хатын-кызлар алтау. Минем пычакның тавышы да чыкмый, яфракларны тиз кисәм. “Харрас абый, безгә дә үзеңнеке кебек пычак яса әле,” диләр болар. Ник ясамаска, ясадым, алтысына да. Аннары эре мал суя торганны, соңрак кош-корт чалырга уңайлысын. Бер елны кибет янына товар сатучылар килде. Өстәлләренә заводта эшләнгән затлы пычаклар да куйганнар. Аларга сап-сары саплы үз пычакларымны да күрсәттем, карадылар-карадылар да, бәясен дә күпсенмичә, минем пычакларны алып калдылар.

Харрас Шәрифулла улы Иске Кадида яшәүчеләрдән иң олы бабай, бертуган, 1926 елгы Маһинур апасы – иң өлкән хатын-кыз.

Ветеран 12 яшеннән колхоз эшендә катнаша башлаган. Әүвәл сыер җигеп җир тырмалый ул. Соңрак гомер буе трактор йөртә. Иске Кадида шикәр чөгендерен, бәрәңгене механикалаштырылган ысул белән алуны нәкъ алар башлап җибәргән.

- Яшьли эшләүнең файдасы булды – пенсиямне югарырак иттеләр, - диде бүген 90 яшен тутырган юбиляр, биш бала әтисе, үз гомерендә ике йорт җиткергән уңган якташыбыз.

Харрас бабай бер күзе белән булса да, икенчесе исән түгел, барын да күрә, тоя, уен-көлкене якын итеп яши. Мәчеткә дә йөри әле.

- Әти – яхшы кеше, эшкә оста. Яшь чагында миңа агачтан көймәгә кадәр ясап бирде, - диде юбилейга Алабугадан кайткан улы Илдус.

– Үзегез, балаларыгыз исән-сау яшәгез. Хәзер бар да бар, өстәлләребез тулы ризык. Тынычлык булсын, – диде район җитәкчесе Рамил Айбатов, юбилярны котларга баргач. – Олыларга иң кирәге – саулык, авырмагыз. Бүген үземнең әнинең дә туган көне, аңа 93 яшь тулды. Ул сигез бала үстерде. Табыннар көйләп сезне зурлаган балаларыгызга да бик зур рәхмәт.

Ветеранга Рамил Тәлгать улы, социаль яклау бүлеге, авыл җирлеге исеменнән дә бүләкләр тапшырдылар.

Харрас бабайның карчыгы Гыйльмиҗиһан гына бу көннәрне күрә алмады, ул егерме ике ел элек вафат булган. Шөкер, бабайның төп йорттагы улы Илдар, килене Рәмилә, өч оныгы аны кадер-хөрмәттә яшәтәләр, читтә яшәүче ике улы, бер кызы да гаиләләре белән еш кунак монда.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев