Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән Людмила Кузина 50дән күбрәк картина чиккән

Талантлы кеше тыйнак була бит ул. Чирмешәнннән Людмила Кузинаны да үзе турында язма әзерләргә бик авырлык белән ризалаштырдым. Әле редакциягә үзенең бер эшен дә бүләк итте. Алма агачы ботагына кунган пар кош чигелгән картинаны эш бүлмәсенең түренә элеп куйдык.

Якташыбыз төсле тасмалардан картиналар чигә, ул букет, ул чәчәкләрне буяу белән дә аның кебек матурлап төшерү мөмкин түгелдер. Останың эшләрен күргәч, “телсез калдым”, картиналар галереясенә эләккән сыман булдым.

-Яраткан эш белән шөгыльләнү җанга тынычлык бирә, кәефләр күтәрелә, сәламәтлек тә арткан төсле була. Һәр эшем бик кадерле. Шуңадырмы, аларны сатасым да килми, ә бүләк итәргә яратам, - ди Людмила Владимировна. – Тасмалар белән чигә башлагач, яңа дуслар таптым. Үзем кебек чигүчеләр белән “Одноклассники” социаль челтәре аша аралашабыз.

Район пенсия фондында хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән якташыбыз инде ун ел яраткан эше белән шөгыльләнә. Әле эшләп йөргән вакытта газета-журнал киоскасыннан бер  журнал сатып ала, ә анда лента белән картина чигүчеләр турында язылган була, эш тәртибе дә өйрәтелгән. Моны күргәч, бала вакытта чигү чиккән, рәсем ясарга да оста Людмила Владимировнаның кызыксынуы тагын да арта. Беренче, өйрәнчек эшләренә материал һәм тасмаларны район үзәге кибетләреннән ала. Хәзер инде ул аларны Интернет аша заказ биреп кайтарта. Җиденче дистәне ваклаучы райондашыбыз компьютер белән дус. Социаль челтәрләргә телефон аша керә. Район газетасының сайт варианты белән дә танышып бара Людмила Кузина.

-50дән күбрәк картина чиккәнмендер, иң беренчеләрен бергә эшләгән хезмәттәшләремә бүләк иттем, дөрес, алары гадиләр иде, - ди оста. – Мин махсус материалга чигү өчен рәсем төшерелгән принтлар кайтартам, габардин, гобиленга үзем ясаган рәсемнәрне дә чигәм. Чукмарлап чиккәндә (крестиком) бер шакмакка да ялгышырга ярамый, ә тасма кулланганда үз җаеңа үзгәртергә, үзең теләгәнчә эшләргә була. Мин аларны шулкадәр бирелеп чигәм, хәтта кайвакыт күңел түрендә шигырь дә туа, аларны тиз генә кәгазьгә төшереп куям.

Үзе, балалары турында язган шигырьләре дә бар икән аның. Ул, картиналардан кала декоратив мендәрләр, чәч каптыргычлары (заколка) да ясый. Картиналардагы һәр чәчәк таҗына күпме күз нуры салынган!

-Материалдан кечкенә янчык тегеп, аңа тасма белән чәчәкләр чигеп, эченә конфетлар салып, балаларга сюрприз ясаган идем. Пасха бәйрәменә тагын шундый янчыклар ясарга җыенам, - ди Людмила Кузина.

Материалга чигелгән әзер картиналарны Яр Чаллыга алып барып, рамга тарттырталар. Бу эшләрдә аңа улы Володя һәм килене Екатерина булыша. Алты яшьлек оныгы да әбисенең эшләрен бик ярата, ул да үз рәсемнәрен стенага элеп куя. Өч буын вәкиле бергә, аңлашып, ярдәмләшеп, тату гомер итәләр.

2017 елда инсульт кичергән Людмила Владимировна әле оста бакчачы да. Җәй көннәрендә аларның өй алларында, бакчаларында нинди генә чәчәкләр үсми! Яшелчә, җиләк-җимешләрнең дә төрле сортларын үстерәләр. Орлыкларны һәм үсентеләрне Чиләбедән, почта аша кайтарталар Кузиннар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев