Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннән биш бала әнисенә “Ана даны – Материнская слава” медале тапшырдылар

Чирмешәндә яшәүче Ирина һәм Сергей Исмендеевлар, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре өчен оештырылган, тантаналы кабул итүдә катнаштылар.

Очрашуга республиканың барлык районнарыннан 48 гаилә чакырылган булган. Аларның яртысы диярлек-күп балалы. ТР Президенты Указы белән дүрт күп балалы анага «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырылган. Шуларның берсе - Чирмешән районының мәгариф бүлеге баш хисапчысы Ирина Исмендеева.

Исмендеевлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Сергей район судында, ә Ирина мәгариф бүлегендә эшлиләр. Аларның гаилә коруларына инде 22 ел булган. Олы уллары Артурга 20 яшь, Данилга -16, игезәкләр Кирилл белән Кристинага – 11, төпчекләре Даянага 6 яшь.

-Бу искиткеч матур һәм истәлекле чара булды, - ди Ирина. – Президентның кулларыннан шундый зур бүләк алу, билгеле, бик күңелле булды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев