Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәннең “Ел класс җитәкчесе” теплоходта сәяхәт итәчәк

Күтәмә урта мәктәбенең химия, биология укытучысы Александр Чалин "Ел укытучысы" республика конкурсы район этабының "Ел класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды. Александр Германович Яңа Чишмәдә узачак зона турында район данын яклаячак. Конкурсның беренче турына 22 класс җитәкчесе портфолео тапшырган, шуларның 10сы икенче турга үткән. Район турының финалында осталыкларын күрсәткән 5 класс...

Күтәмә урта мәктәбенең химия, биология укытучысы Александр Чалин "Ел укытучысы" республика конкурсы район этабының "Ел класс җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.

Александр Германович Яңа Чишмәдә узачак зона турында район данын яклаячак.
Конкурсның беренче турына 22 класс җитәкчесе портфолео тапшырган, шуларның 10сы икенче турга үткән. Район турының финалында осталыкларын күрсәткән 5 класс җитәкчесе арасында Ивашкино мәктәбеннән Светлана Степченко - икенче, Иске Кади мәктәбеннән Сәрия Булатова өченче булдылар. Лагерка мәктәбеннән Нина Плотникова һәм беренче Чирмешән мәктәбенең Казанка филиалы укытучысы Елена Тумбинскаялар - конкурс лауреатлары.
-Мондый бәйгедә икенче тапкыр катнашуым. Көндәшләрем көчле иде, җиңүемә ышанмаган да идем, - ди мәктәптә 14нче елын эшләүче Александр Германович. - Минем җиңүемдә үземнең 11 класс укучыларының һәм хезмәттәшләремнең дә өлеше бар. Аларга зур рәхмәт. Эшемне һәм балаларны яратам, шулай булмаса мондый уңышларга ирешү мөмкин дә түгел.
Җиңүче якташыбызга акчалата бүләккә сертификат бирделәр, ул бушлай теплоходта да сәяхәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы теплоход Ел класс җитәкчесе