Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр - юмарт иганәчеләр

"Яңарыш" - "Возрождение" республика фондына райондашларыбыз 40 мең сумлап акча күчерде. -Бу изге эшкә күпчелек оешмалар актив кушылды, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Әйтик, ипи комбинаты, "Энерготехсервис", казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе, яшьләр ял итү үзәге, боз сарае, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район...

"Яңарыш" - "Возрождение" республика фондына райондашларыбыз 40 мең сумлап акча күчерде.

-Бу изге эшкә күпчелек оешмалар актив кушылды, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Әйтик, ипи комбинаты, "Энерготехсервис", казначылык департаменты территориаль бүлекчәсе, яшьләр ял итү үзәге, боз сарае, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, район мәдәният йорты, үзәк китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, шәхси эшмәкәрләр Булат Латыйпов, Илдар Нуруллин һәм башкалар бу фондка үз өлешләрен керттеләр.
Билгеле булганча, "Яңарыш" фонды Болгар һәм Зөя кебек тарихи һәйкәлләрне торгызуда, беренче чиратта, татарстанлылар ярдәменә таяна. Быел әлеге фонд оешуга биш ел тулган. Бу вакытта ул бик зур эшләр башкарган.
Чирмешәнлеләр алдагы көннәрдә дә фондка үзләреннән өлеш кертәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Яңарыш

2
X