Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленда призлы урыннар яулаганнар

Казандагы «Уникс» концертлар залында узган балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең “Созвездие – Йолдызлык” республика ачык телевизион фестиваленең беренче гала-концертында якташларыбыз да “Вокал соло” номинациясендә чыгыш ясадылар. Алар моңа кадәр зона турында призлы урыннар яулаган иделәр.

Чирмешәнлеләр: Казан федераль университеты студенты Айнур Галләмов һәм И.В.Әухәдиев исемендәге музыкаль көллияттә белем алучы Рузилә Булатова - икенче дәрәҗә, Кармыш кызы, Казан федераль университеты студенты Гөлназ Гатина өченче дәрәҗә Дипломнарга лаек булганнар.

Гөлназ 20 апрельдә “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында икенче гала-концертта да чыгыш ясаячак, монда ул “Конферанс” номинациясендә үз осталыгын күрсәтәчәк. Әлеге йомгаклау концертына балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” бию коллективы да чакырылу.

Сүз уңаеннан, призлы урыннар алган җырчыларыбызның сәнгать җитәкчесе, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова күптән түгел генә район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Йолдызлык-Созвездие

2
X