Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче Оркыя Хисаметдинова туган нигезен сагынып яши

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче тагын бер тыл хезмәтчәне – Оркыя Хисаметдинова юбилеен билгеләп үтте.

Аны бу күркәм бәйрәме белән йорт-интернат хезмәткәрләре генә түгел, район җитәкчелеге дә котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова аңа РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм бүләк тапшырды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллинаны – авылдашын якын туганын күргәндәй каршылады әби. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котлап, район Советы депутатларының хатын-кызлар “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Гөлфәния Гайнанова да бүләк белән килгән.

Оркыя Сәгыйрь кызы Иске Кади авылы кешесе, инде өч елдан артык биредә яши. Әбинең яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Әтисе сугыштан кайтмаган. Әнисе Бибиҗамал биш бала белән тол кала. Гаиләдәге икенче бала - Оркыя әнисенә таяныч була, энеләрен үстерергә булыша. Яшь кыз заводта эшли, авылга кайткач колхоз эшеннән калмый.  Тормышка чыкмый, балалары юк, әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата.

90 яшьлек юбилее көнне ул үзенең гомер юлын тагын бер кат барлады. Туган авылын, нигезен сагынуы һәр сүзеннән сизелеп тора.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев