Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче полиция ветераны Михаил Газизуллинга 90 яшь тулды

Районда дистә еллар дәвамында иминлек сагында торган якташларыбыз күп түгел. Алар арасында 30 елга якын район эчке эшләр органнарында хезмәт куйган Михаил Газизуллин иң олысыларның берсе, шушы көннәрдә ул 90 яшен тутырды.

Якташыбызны туган көне белән котларга район хакимияте, полиция бүлекчәсе, район социаль яклау бүлеге, җирле үзидарә вәкилләре килеп, аңа Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар һәм бүләкләр ирештерделәр.

Кунакларны юбиляр урамга ук чыгып каршы алды. Бүген ул ялгызы гомер кичерә, хатыны бер ел элек гүр иясе булган. Әтисенең юбилеена Бөгелмәдә яшәүче кызы Татьяна кайткан. Ике улы читтә яши.

Ветеранны полиция хезмәткәрләре онытмыйлар: хәлен белергә еш киләләр, бәйрәмнәргә бүләкләр китерәләр. Шулай да аның нинди шартларда яшәгәнен күргәч, күңелгә авыр булып куйды. Озак еллар районда тәртип саклаган, халыкка хезмәт иткән кеше, мөгаен, мондый йортта картаерга тиеш түгелдер.

Район үзәгендәге бер урам Шәрифулла (кайбер чыганакларда Шәфигулла дип языла) Газизуллин, Михаил Шәрифулловичның әтисенең исемен йөртә. Әтисенең язмышы Михаилның язмышына да нык тәэсир итә һәм, бәлки, аны шундый җаваплы һөнәр сайларга этәрәдер дә. Якташыбызның беренче сүзләр дә әтисе турында булды.

Шәрифулла Газизуллин сугыш алды һәм сугышның беренче елларында Чирмешәндә райкомның беренче секретаре була. 1940 елда ул Ленинградка укырга китә. Сугыш башлана, Газизуллин чолганышта кала. Авыр сынаулар кичереп, 1942 елны Чирмешәнгә әйләнеп кайта. Тылда да халык ачлыктан интегә, кузгалак, кычыткан, черек бәрәңге ашый. Ярамаганны белсә дә, беренче секретарь халыкка икмәк таратырга куша. Моның өчен аны биш елга хөкем итәләр, штрафбатка җибәрәләр, 1945 елны Калининград өлкәсендә барган сугышларның берсендә ул һәлак була.

-1954 нче елны 26 яшендә милициягә эшкә урнаштым, 1980 елда лаеклы ялга киттем, -ди Михаил Шәрифуллович.

Эшләү дәверендә ул үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә, хезмәттәшләре, район халкы арасында да ихтирам казана, “Милиция отличнигы” исеменә лаек була.

-Мин Миша абзыйны күптәннән беләм, -ди полиция бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шарапов.- Ул бик яхшы кеше. Тырыш, җаваплы, уңган. Аның турында бер кешедән дә начар сүз ишеткәнебез булмады.

90 яшенә җиткән якташыбыз бакчачылык белән дә җитди шөгыльләнгән, почта аша үсемлекләрнең орлыкларын, үсентеләрен яздырып алган, бакчасында хәтта Әстерхан чикләвенә кадәр үстергән.

Бүген инде ул элеккеге кебек эшли алмый, ләкин тик утырырга да яратмый. Газета-журналларны күп укый, аларны тегеп бара, кызык язмаларны кисеп тә ала.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев