Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Ивлевлар 5 мең төпкә якын помидор үсентесе үстерәләр

Аны район бакчачылары яхшы белә. “Тетя Валя”ның помидор үсентеләрен район үзәгендә генә түгел, авылларда яшәүчеләр дә килеп ала. Аңардан алган помидорлар яхшы уңа, диләр.

-Ульяновкадан берәүләр ел саен 1 мең төп помидор алып китәләр, - ди Валентина Константиновна.- Өйгә килеп алалар, кайберәүләр кыш уртасыннан ук сорап куялар.

Ивлевлар үсентеләр үстерү белән 15 еллап элек шөгыльләнә башлаганнар. Төрле сортларны утырталар, шулай да “Бычье сердце”, “Москвичка”, “Негр” кебек сортларга өстенлек бирәләр. Сынап карау өчен, яңа сортлар да кайтарталар, әйтик, быел беренче тапкыр “Белый налив” дигәнне үстергәннәр.

-Кемгәдер иртә өлгерә торганы кирәк, башкасына тозларга. Халыкта нинди сортларга сорау бар, шундыйларны үстерергә тырышабыз, - ди һәвәскәр бакчачы. –Билгеле, үзең ясаган орлык ышанычлы да, яхшырак та була. Ләкин узган елны помидор уңмады, елы туры килмәде, орлыклар әзерләп куя алмадык, шуңа да быел орлыкны Самарадан заказ буенча кайтартык. Миннән еш кына: “Помидорны кайчан утыртасыз, ничек тәрбиялисез?”-дип сорыйлар. Аерым рецептларым юк. Туфракны көздән әзерләп калдырабыз. Помидорны ел саен 8 марттан соң гына чәчәм. Иртә чәчсәң, буйга китә, хәлсезләнә генә. Су сибәбез, чүптән арындырабыз, минераль ашлама кулланганыбыз юк. Үзебезнең туфрак яхшы, черемәгә бай.

Ивлевлар кайбер сортларны өйдә үстерсәләр, башкаларны теплицага чәчәләр. Валентина Константиновнага бакча эшләрендә ире Николай Иванович нык булыша. Алар инде икесе дә күптәннән лаеклы ялда.

Хуҗаларның помидорларының бер өлеше тартмалар белән өйдән теплицага “күчкәннәр” дә. Туфракка утыртканы да тигез булып тезелешеп үсеп чыкканнар. Монда кыяр, кәбестә үсентеләре дә бар. Кыярны үзләре өчен үстерәләр, ә кәбестәнең артканын шулай ук саталар икән.

-Күпмерәк помидор үстерәсез, санап караганыгыз юкмы?- дим Валентина Константиновнага.

-Махсус санаганыбыз юк. Чама белән 4-5 мең төп, - ди ул.

Көннәр җылыткач, помидорны теплица янындагы ачык грунтка күчереп утырталар. Туфрак җылынсын өчен, ул урынны пленка белән ябып та куйганнар. Аннары әле помидорларның бер өлешен бакчага ук күчерәләр.

-Эше бик күп. Хезмәтегезнең файдасы бармы соң?- дим хуҗаларга.

-Мәшәкате бар. Су сибәргә, туфрагын йомшартырга, чүптән арындырырга. Теплицаны да гел карап торырга кирәк, ишекләрен әле ачабыз, әле ябабыз, гел аяк өстендә. Керем бар, былтыр да шактый, 150 мең сум акча эшли алдык. Пенсиябез күп түгел, ярап куя, -ди Валя апа. – Аннан соң бит, без эшсез утырырга күнекмәгән, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Элек терлек тә асрадык, сыерыбыз да бар иде. Хәзер мал асрау авыр.

Хуҗалар үзләре өчен дә ел саен 200-300 төп помидор калдырганнар, дөрес, соңгы вакытта бераз азрак утыртабыз , диделәр. Хуҗабикә помидорларны тозлый, салатлар ясый, бер өлешен туганнарына, танышларына тараталар. Ивлевларның бакчалары да әллә ни зур түгел, бер генә теплицалары тора. Әмма уңган кешеләр шул җирнең дә файдасын күрә беләләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Ивлева