Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче 90 яшьлек якташыбыз тибет гимнастикасын да үз итә

Чирмешәндә яшәүче Антонина Роминага, мөгаен, берәү дә үз яшен бирмәс. Җор телле, уен - көлке, җыр яратучы якташыбызга 90 яшь тулды, югыйсә.

Антонина Ивановна тормыш юлы турында да гел елмаеп кына сөйләде. Әйтерсең дә ул бер авырлык та күрмәгән, гәрчә, аның өлешенә дә байтак сынаулар туры килгән. Чирмешәндә туып - үскән кыз хезмәт юлын Буденный исемендәге колхозда башлап җибәрә. Читкә дә китеп карый. Ләкин аңа туган ягында яшәргә насыйп була. 1949 нчы елны ул Чирмешәндәге телеграфка эшкә урнаша һәм электр элемтәсе бүлекчәсендә 42 ел хезмәт куя. Антонина Ивановна авылдашы, сугыш ветераны Дмитрий Ильич белән гаилә кора, алар 32 ел бергә гомер итәләр, өч малай үстерәләр. Ире 1984 нче елны вафат булган.

-“Морзянка”ны - сигналлар биреп хәбәрләшү тәртибен, әле дә онытмадым, -ди Антонина Ивановна.- Мин эшкә урнашкан елларны аны белү кирәк иде, аннары заманча җиһазлар урнаштырсалар да, Морзе азбукасы һаман да истә.

Ул шунда ук “шакып” та күрсәтте. Әңгәмәдәшем, гомумән, картаерга ашыкмый. Газета- журналлар укый, телевизор карый, күбрәк җәяү йөрергә тырыша. Аның яшь калуының тагын бер сере бар икән- ул озак еллар тибет гимнастикасы белән шөгыльләнә.

-Элек “Сельская жизнь” дигән газета алдыра идем, шунда тибет гимнастикасы турында язганнар иде, - ди Антонина Ромина. - Ул миңа туры килде, аны иртән, яткан килеш кенә ясыйсың. Файдасы бар.

Сугыш ветеранының тол калган хатыны Антонина Ивановнага яңа төзелгән күп фатирлы йорттан квартира бирәләр. Бүген ул шунда гомер кичерә. Монда бөтен шартлар да тудырылган, бүлмәсе якты, җылы, чиста. Чирмешәндә, читтә яшәүче балалары еш кайтсалар да, якташыбыз , үз аякларында йөреп торса да, бүген ярдәмгә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр Гөлүзә Фәртдинова инде сигез ел Антонина Роминаны карап, тәрбияләп тора.

-Антонина Ивановна үзе бик уңган, чиста кеше, - ди Гөлүзә Мингариф кызы. – Аннан соң характеры да бик әйбәт. Аны бит районда бик күп кеше белә, аны яхшы кеше, дип телгә алалар.

Гөлүзә үз тәрбиясендәге әбинең юбилее уңаеннан мул табын әзерләгән, бәлеш салган. Хезмәт ветеранын туган көне белән район җитәкчелеге дә котлады, бүләкләр тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев