Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшь парлар узыша-узыша йорт төзи

Өйләрнең ниндиен генә төземиләр хәзер Чирмешәндә. Шаклар катарлык. Яшьләр күп белә, фантазияләре көчле, аннан ярдәмгә интернет та бар. Радик һәм Мария Сәүбановлар да элеккеге аэропорт мәйданы чирәмлегендә менә дигән уңайлы, җыйнак йорт өлгертеп куйганнар.

-Йортыбыз кешенекеннән аерым “крутой” түгел инде, әмма үзебезгә ошый. Хәзер бит кибетендә дә нинди генә материал юк. Елдан-ел  яңалары чыгып тора, өлгереп тә бетеп булмый.  Әле бездә ярар, шәһәрләрдә бөтенләй әллә нәрсәләр кыландырып төзиләр, - ди Радик.

Сәүбановлар кыз белән егет булып йөргән чакларында ук  йорт төзү хакында хыялланганнар. 2013 елда Радик участок алып, йортының нигезен корган. Бер елдан соң яшьләр өйләнешкәннәр. Инде менә йортлары әзер диярлек, язын күченгәннәр дә. Яши торалар - эшли торалар. Радик Әлмәткә вахта белән барып, бер оешмада бензововоз йөртә, Мария -  аптекада сатучы, уллары Риназга 3 яшь.

-Мин Чирмешән малае, үзәктә, әти-әниләр белән Дзержинский урамында яшәдек. Үземә гел йорт төзисем килгән иде. Менә килеп чыкты бугай.  Иң авыры - акча табу инде. Әти-әниләр, хатынның әнисе, энекәш, туганнар бик булышты. Аннан кредитлар алдык, кредиттан – кредитка яшибез шулай. Берсен алабыз, икенчесен каплыйбыз, - ди гаилә башлыгы.

Быел гына күченсәләр дә, Мария йорт тирәсенә хатын-кыз кулын тидергән: әле төзелеш материалларынннан, ком, таштан да арынып бетмәгән ишегалдында чәчәкләргә кадәр үсеп утыра, бакчасында - помидоры, бәрәңгесе дигәндәй. Шулай да эшләре күп әле Сәүбановларның. Әнә озын итеп гараж стенасын күтәрә башлаганнар, шунда мунчасы, базы, келәте булачак. Осталар Урманасты Үтәмешнекеләр. Бик тигез итеп салып баралар керамзит блокларны.

-Булдыралганын үзебез эшләдек. Өйнең стенасын бергә үскән күрше, дустым Вадим Ибраһимов күтәреп бирде, дусларча бәядән. Кирпеч баганаларны да ул өйде. Рәхмәт аңа. Кайда да дуслар кирәк. Өйнең түбәсен дә өмә ясап яптык, - ди Радик.

Бу тирәдәге яңа урамнарда яшәүчеләр хәзер яхшы юлга өметләнә. Бигрәк тә язларын керә торган түгел, кыр юлы гына.

Өйнең эчке ягында матур итеп эшләнгән бүлмәләрне, баскыч, түбәләрне карап чыккач, Радик күршеләрен дә мактап алды: 

-Барысы да бик уңганнар, аларга карап та эшлибез. Без “Яшь гаилә” программасы буенча бирелүче субсидиягә чиратта торабыз, көтәбез менә. Ярдәм бик ярап куяр иде. Монда кимендә миллион ярым сум гына акча киткәндер. Бер ясагач - яхшы итеп ясыйсы килә, җылы идәннәр “җәйдек”, икенче катны мансардалы да итәсе килгән иде. Әйтәм бит, әле күбесен үзебез башкардык. Ә кешегә биреп эшләтсәң...  

 

Автор фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев