Чирмешәндә яшь парлар узыша-узыша йорт төзи
Өйләрнең ниндиен генә төземиләр хәзер Чирмешәндә. Шаклар катарлык. Яшьләр күп белә, фантазияләре көчле, аннан ярдәмгә интернет та бар. Радик һәм Мария Сәүбановлар да элеккеге аэропорт мәйданы чирәмлегендә менә дигән уңайлы, җыйнак йорт өлгертеп куйганнар.