Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә “Бердәмлек – Единство” хәйрия фонды мохтаҗларга булыша

Арабызда миһербанлы, мөрхәмәтле кешеләр күп булуына кабат инандым - районыбызда яшәүче бер төркем егетләр “Бердәмлек – Единство” хәйрия фонды оештырганнар. Якташларыбыз актив эшчәнлек алып баралар һәм инде байтак кешегә ярдәм кулы сузганнар.

-Кызганычка каршы, арабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр гел бар. Без, берничә ай элек җыелышып, аларга  булышу турында фикер алыштык. Шул вакытта  хәйрия фонды ачу турында да сүз булды, - ди әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе - эшмәкәр Альберт Латыйпов. – “Бердәмлек – Единство” хәйрия фондын оештырып,  рәсмиләштерергә ниятләдек, хәзер моның өчен кирәкле документлар әзерлибез.

Әлеге фондны гамәлгә куючылар   төрле эшләр белән шөгыльләнергә: мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү, дарулар алып бирү, кием-салым җыеп, бушлай ипи  тарату, акчалата ярдәм итү, хәйрия һәм социаль чаралар оештыру турында планлаштыралар.

Игелекле райондашларыбыз мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылган чарада һәр сабыйга 500 сумлык сертификат тапшырганнар, алар ярдәме белән бер гаилә газ плитәле булды. Күптән түгел генә Чирмешәндә яшәүче бер яшүсмергә коляска алып биргәннәр.

-Ул малай бераз йөри ала, шуңа аңа коляска тиеш түгел, дигәннәр, ә ихтыяҗ бар. Без бу турыда ишеткәч, егетләр белән киңәшләштек тә, аңа коляска алып кайтып бирдек. Күп балалы гаиләгә бу шактый зур ярдәм булды, - ди Альберт Яхья улы.

Якташларыбыз - “Бердәмлек” фонды Түбән Чегодай авылында яшәүче 4 яшьлек Камил Исламовка тернәкләндерү курсы узар өчен 95 мең сум акча да җыйганнар.

-Бүген “Бердәмлек” фонды төрле яшьтәге, төрле милләттәге 21 кешене берләштерә, - ди Латыйпов. – Фондны гамәлгә куючылар – эшмәкәрләр ай саен үзләренең керемнәренең 3 процентын фонд хисабына күчереп баралар. Бер тапкыр акча күчерүче якташларыбыз да бар. Кайберәүләр аерым кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. Гомумән, якташларыбыз арасында мохтаҗлар күп, шул ук вакытта ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр дә аз түгел. Ләкин бөтенесенә дә ярдәм итеп бетереп булмый, ә  инде чыннан да авыр хәлдә калган гаиләләргә, кешеләргә булышырга тырышабыз. Без районны шартлы рәвештә берничә зонага бүлдек, һәрберсендә җаваплы кешеләр бар. “Ватсап”та  үзебезнең төркем бар, бу кайбер мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Якташларыбыз киңәшләшеп эшлиләр. Һәр атна саен бергә җыелып, башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар, киләчәккә бурычлар билгелиләр. Аларның үзләренең җәмәгать кабул итү бүлмәсе дә эшли. Ул Мөшбикә мәчетендә урнашкан, биредә Рафаэль хәзрәт Сафинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин (телефоны 8 917 890 04 04).

фото: Альберт Латыйпов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев