Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә бер укучы имтиханда 100 балл җыйган

​​​​​​​Чирмешән лицее укучысы Гүзәл Мортазина рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын максималь 100 баллга тапшырган.

Гомумән, рус теле буенча район күрсәткечләре былтыргыдан яхшырак. Бу фәннән 13 укучы 90 нан күбрәк балл җыйган, шуларның күбесе Чирмешән лицееннан - Гөлүсә Закирова укучылары.

Әлеге уку йортыннан Айсылу Гафурова һәм Алия Ганиевалар исәбендә 96 шар балл. Ландыш Сабирова 94 балл җыйган. Кадетлар мәктәп-интернатыннан Роман Миронов һәм Лашманнан Елена Ерошкина исәбендә дә шулкадәр .

Ә менә Яңа Элмәледән Оксана Темникова имтиханда өч фәнне дә: математика, рус теле һәм физиканы  94  баллга тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев