Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән “йолдызчыклары” Казанда чыгыш ясаячак

Кармыш кызы Лилия Гатина һәм Сосновкадан Анна Иванова "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесендә җиңү яулаганнар һәм Казанда финалда чыгыш ясаячаклар.

Аксубайда узган фестивальнең зона турында Алексеевск, Спас, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан 1150 бала катнашкан, барлыгы 200 дән күбрәк концерт номеры тәкъдим ителгән. Чирмешәнлеләр беренче көнне Аксубайга 33 концерт номеры алып барганнар.

Җиңүчеләрне “Хореография”, “Конферанс”, “Вокал – соло” һәм “Вокал ансамбльләр” номинацияләрендә билгеләнгән.

Лилия Гатина (җитәкчесе – Гөлия Гатина) “Конферанс” номинациясендә – икенче, Анна Иванова (җитәкчесе – Әлфия Закирова) “Вокал – соло” номинациясендә өченче урын ияләре.

“Конферанс” номинациясендә чыгыш ясаган Андрей Миронов һәм Виктория Сидорова (җитәкчеләре – Агриппина Рыбакова) махсус приз белән бүләкләнгәннәр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев