Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән ветераны башкаларның да 100 яшькә җитүен тели

Чирмешән районында яше 100 дән узган өч кеше гомер итә. Узган атнада сугыш һәм хезмәт ветераны Георгий Васильевич Гришанинны да юбилее белән котладылар.

Район үзәгенең иң өлкән кешесе ул, Октябрь урамындагы йортта, үзе дә якын көннәрдә 70 яшен тутыручы кызы Валентина тәрбиясендә яши. Соңгы вакытта исәнлеге генә шәптән түгел икән, Георгий Васильевичны юбилее белән дә больница палатасына килеп котладылар.

-Иң әүвәл сезгә нык исәнлек телим, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, юбилярга Россия һәм Татарстан Президентлары, һәм район башлыгы исеменнән тәбрикләп, бүләкләр тапшырганда.

 

-Сезгә дә 100 гә җитәргә язсын,- диде Георгий Гришанин, үзен хөрмәтләүләренә рәхмәт йөзеннән.

Бүген Чирмешән районында 100 яшьлекләр өчәү булды, өчесе дә юбилейларын быел билгеләп үттеләр. Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлинга кадәр барып җиткән Константин Васильев – Ульяновкада, ә 9 бала үстергән, 51 онык һәм оныкчык әбисе Нәхтимә әби Зыятдинова, ул районда иң олы кеше, тагын ике айдан 101 яшен тутыра, Лашманда гомер итәләр.

Георгий Васильевич Чирмешәндә туган. Хатыны Анна Павловна белән өч кыз үстергәннәр, бер уллары яшьли вафат булган.

Элегрәк Гришаниннар Липки поселогында да яшәгәннәр, Георгий Васильевич сугышка да шуннан киткән, шунда кайткан.

Якташыбыз укытучы, тракторчы, механик, тегермәнче, сугаручы да булып эшли. Дистәдән күбрәк медаль иясе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев