Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән табиблары – Президент янында

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә безнең райондашларыбыз – Минеголовлар гаиләсе дә катнашты.

Рамил Рәхим улы һәм Зилә Мисбах кызы озак еллар район үзәк хастаханәсендә хезмәт куялар. Ике бала үстергәннәр.

Күпләргә яхшы таныш гаиләнең башлыгы Рамил Минеголов инде 30 ел район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Беренче көннән үк җаваплы, тырыш, авыруларга һәм хезмәттәшләренә игътибарлы булган белгеч район халкы арасында һәм коллективта абруй һәм ихтирам казанды. Хирургның осталыгы районда гына түгел, күрше районнарда да билгеле, шуңа да аңа башка төбәкләрдән дә кабул итүгә киләләр. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның атказанган врачы исеме алган табиб күп санлы Грамоталар белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Зилә Мисбах кызы да 30 елдан артык медицина өлкәсендә хезмәт  куя, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

-Безнең гомер юлыбызны бәяләп, шундый зур чарада катнашырга лаеклы дип тапканнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм бик матур узды, гаҗәеп якты хатирәләр калды, - диделәр якташларыбыз башкаладагы очрашудан кайткач.

фото: president.tatarstan.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев