Чирмешән районында иң өлкән кешегә быел 100 яшь тулды
Кара Чишмәдә яшәүче Мәдхыя Сәлаховага 100 яшь тулды. Хәзер ул районда иң өлкән кеше.
Мәдхыя Хәниф кызын телефоннан шалтыратып, өйләренә килеп тә котладылар. Әле дә яхшы зиһенле якташыбыз, искә алулары өчен, барысына да рәхмәт белдерде, кунакларны үзе каршылап, үзе озатып калды.
-Мондый әбиләребез – өй, гаилә бизәге, алар үрнәге буыннан-буынга күчә, - диде юбилярны котларга килгән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. -100 яшь – зур гомер. Монда, билгеле, караучыларның да өлеше бар.
Әйе, Мәдхыя әбинең улы Җәүдәт, килене Мәдинә дә бүген рәхмәт сүзләре белән бәяләнделәр. Үзләре дә инде 74 яшьлек ветераннар алар.
-Килен булып монда килгәнемә бер айдан 50 ел була, - ди Керкәле кызы, Кара Чишмәдә 36 елын фельдшер хезмәтендә үткәргән Мәдинә апа. -Әни белән килешеп яшәдек, Аллаһыга шөкер. Кеше белән торырга өйрәнгән ул, беразга гына каядыр чыгып керсәк тә, югалта, кайда йөрисез, дип төпченә башлый. Тәртип ярата.
-Мәдинә гомере буе безнең исәнлекне кайгырта, уңдык аңардан, - ди, шулай ук 50 ел элек күршеләренә килен булып килгән Гөлсинә апа Халикова. -Ә Мәдхыя апа бик башлы кеше, барын да белә. Бергә, тату яшәдек. Менә үзен котларга кердем. Улы Җәүдәт турында да мактап яз әле, энем, без аңа карап эшлибез, мал алса – мал, каз булса – каз алабыз, йорт салса, йорт корырга тотынабыз.
Юбилярны Якты Тауда яшәүче олы кызы – 76 яшьлек Гөлсинә апа да котлап киткән.
Мәдхыя Хәниф кызы Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан ире Талип белән нибары 15 ел яшәп кала, ул дүрт баласын ятим калдырып, 38 яшендә үк үлгән. Әтисе Хәниф бабай исә 92гә кадәр яши.
Юбилярны котларга килгәч, билгеле, күбрәк аның турында сораштык. Мәдхыя әби сугыш вакытында Ярославльдә урман да кискән, торф чыгарырга да барган. “Ул елларда урак кулдан төшмәде инде”, - ди ветеран.
-Почта килү белән газеталар иң элек әни кулына күчә, аннары гына без укыйбыз, - ди Мәдинә апа. -Әле, менә монда шундый әйбер язганнар, укымый калмагыз, ди.
-Дини китапларны да кулдан төшермим, - ди 100 яшьлек юбиляр. -Әле урамга да чыгып йөри алам, тик, ярамый, диләр, чир вакыты бит. Җитмәсә, аякны да авырттырдым.
Мәдхыя әби яшьрәк вакытында чигү дә чиккән, аш-суга да оста булган, кич утырганда, җырларга да кыстатмаган.
Сәлаховлар 1991 елда салынган, зур, чиста кирпеч йортта яшиләр. 1961 елда төзелгән агач ызбаны да бергә “туздырганнар”.
...Карачишмәлеләр бүгенге вакыйга белән бик горурланалар – районның иң өлкән кешесе бу авылда гомер итә бит. Юбиляр хөрмәтенә баллап-баллап бавырсакка хәтле пешергәннәр, бәйрәм табыны көйләгәннәр. Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков дүрт бала үстергән, биш онык әбисенә, күршесенә, җирлекнең хөрмәтле ветеранына бүләк белән килгән.
Рәмзия Долгополова 100 яшьлек Мәдхыя Сәлаховага Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештерде, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләкләр тапшырды. Районның социаль яклау бүлегеннән дә бүләк калдырдылар.
фото: автор
Кара Чишмәдә 100 яшьлек Мәдхыя Сәлахованы котладылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев