Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының иң өлкән кешесенә 101 яшь

Районыбызның иң өлкән кешесенә, Бөек Ватан сугышы ветераны Константин Васильевка октябрь аенда 101 яшь тулды.

Бүген ул Ульяновкада кызы Нина тәрбиясендә гомер кичерә, сәламәтлеге нык какшаган булса да, ул әле күрә, ишетә, барысын да аңлап тора.

1918 нче елда туган Константинович Мартемьянович сугышка кадәр педагогия училищесын тәмамлаган. Яңа Элмәле башлангыч мәктәбендә өч ел укытучы булып эшләгәннән соң, 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Украинада элемтәче сыйфатында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышы башланганда да шунда була. Сугышның беренче көннәреннән үк аяусыз, канлы бәрелешләрдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен, якташыбыз  “Батырлык өчен“, “Сугышчан казанышлары өчен“ медальләре белән бүләкләнгән. Константин Васильев сугышны Берлинда тәмамлый. Туган ягына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы, Ульяновка мәктәбендә балаларга белем бирә.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X