Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында туган Муса белән Җәлил герой-шагыйрь исеменә тап төшермиләр

Алар – Муса белән Җәлил – игезәкләр – 1966 елда дөньяга килгәннәр. Герой-шагыйрьнең Иске Үтәмештә туган адашларына быел 55 яшь тулды.

-Әти белән әни безгә Хәсән һәм Хөсәен исеме кушарга килешәләр. Шуннан соң әти, таныклык алырга дип, авыл Советына бара. Туры килү кирәк бит, нәкъ шунда Казаннан килгән бер язучы да була, - ди Муса Вилданов. –Ничек инде Муса Җәлилнең юбилее елында андый исем кушасыз, иң яхшысы – Муса белән Җәлил, ди ул.

Игезәкләр бик салкын көнне, 30 гыйнварда туганнар, җитмәсә буран да котыра, Чирмешәнгә барырлык, юлга чыгарлык түгел. Фәтхыя апа, нишләсен, малайларын өйдә генә таба. Ул хәзер генә малаймы, кызмы туасын алдан беләләр. Муса белән Җәлилнең кендек әбисе, беренче малайны кабул итеп, аңа һәм әти-әнисенә исәнлек теләгәч, карале, тукта, тукта, монда тагын берсе чыкмакчы була бит әле, дип куйган.

-Без белгәндә  Иске Үтәмештә Муса һәм Җәлил исемен йөртүчеләр башка юк иде, - ди районның элеккеге архитекторы, бүген Чирмешәндә төзелеш, проектлау буенча үз эшен алып баручы белгеч, эшкуар Муса Габделхак улы. –Герой-шагыйрь исемен ошаттык, ул ансат әйтелешле, тиз истә кала. Аннан соң, Муса Җәлилне бөтен дөньяда беләләр.

Муса исеме гарәпчәдән “Аллаһыдан, судан алынган” мәгънәдән, кыю, намуслы, лидер сыйфатлы кеше, диелә. Дин белгече, философ, ислам прогрессив хәрәкәте лидерларының берсе Муса Бигиев һәм татар язучысы, татарча беренче басылып чыккан роман – “Хисаметдин менла” авторы Муса Акъегет тә – Муса исемен зурлаучылар. Җәлил – мөселман дине белән бәйле ир-ат исеме, хөрмәтле, данлы кеше, Аллаһ колы мәгънәсендә.

Мәктәптә укыганда, Муса Вилданов ниндидер бер чарага Муса Җәлилнең зур портретын ясый, аны сәхнә түренә үк куялар. Күренекле шагыйрьнең шигырен дә еш ятлыйлар.

Игезәкләрнең икенчесе – Җәлил бүген Биектау районында яши. Белгечлеге буенча рәссам-бизәүче ул. Казан художество училищесын тәмамлаган. Агач эше остасы буларак, Җәлил Габделхак улы агач эшләнмәләре – җиһазлар, фигуралар ясый. Иске Үтәмештәге нигез йортын да ул бизәкләгән.

Муса белән Җәлил – икесе ике төрле: берсе сабыр, икенчесе кызуырак, йөз-кыяфәтләре дә аерыла – Муса әтисенә, Җәлил әнисенә охшаганнар. Сүз уңаеннан, игезәкләрнең тагын ике абыйлары бар: Фәйзелхак Чирмешәндә төпләнгән, рәсем ясау остасы, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, Фәйзерахман Казанда, инженер-химик.

Күптән түгел туганнар Чирмешәндә кабат бергә җыелып, игезәк энеләренең 55 яшьлек юбилейларын билгеләгәннәр. Кызганыч, табыннарында әти-әниләре юклыгы сизелгән, алар күптән вафат.

-Минем бит хатыным Равилә дә игезәк сыңары, Иске Кади кызы, - дип куйды Муса Вилданов.

Быел халкыбызның горур улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Ул үзе исән булмаса да, аның исеме яши, аның исемен башкалар да данлый.

фото: Равилә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп булган Муса, молодец.