Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында 100 яшьлек ветеранга "яңа йөрәк" куйганнар

Ульяновкада яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Берлинга кадәр барып җиткән. Константин Мартемьянович Курск дугасында да илебез азатлыгын яклаган. Бүген, аңа нәкъ Укытучылар көнендә, ул элеккеге укытучы да бит әле, 100 яшь тулды.

Ветеранны котларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килде, Россия һәм Татарстан Президентлары һәм үз исеменнән дә бүләкләр тапшырды.

-Сез – уникаль кеше, тере шаһит, - диде ул, юбилярга рәхмәтен дә белдереп. - Бу яшькә җитә алуыгызда балаларыгызның өлеше зур, аларның кайгыртуын тоеп яшисез. Сезгә саулык, озын гомер телибез.

Константин Мартемьяновичны район комиссариаты, авыл җирлеге, социаль яклау бүлеге җитәкчеләре дә тәбрикләде. Һәркайсы бүләкләр тапшырды.

Юбиляр озак еллар Ульяновкада укыткан, аннан күпләр дәрес алган, шуңа күрә мәктәптән дә зур делегация килгән. Концертка кадәр әзерләгәннәр.

Балалары да монда Константин Мартемьяновичның, бер кызы, өч улы исән-саулар, юбилейга сыйлы табын көйләгәннәр.

-Көзен әтине Самарага алып китәм, яз тагын кайтабыз, - ди кызы Нина. -Шөкер, ул ишетә, күрә, аңлый. Бүген генә коляскада. Больницадан кайтты гына диярлек.

Ветеранның йөрәгенә операция ясаганнар икән, кардиостимулятор куйганнар. Хәле урамга чыгып йөрерлек түгел. Моңа кадәр, әле җәен дә үз аягында булган, алай гынамы, 98 яшендә койма рәшәткәләрен үзе буяган. Сабыр, ипле кеше ул.

1948 елда төзелгән, 1966 елда ремонтлаган йортлары таза әле аларның. Әле дә, ел саен матурлыйлар аны, тыштан сайдинг белән тышлаганнар, яңа идәннәр дә җәйгәннәр.

Ветеранның карчыгы моннан 28 ел элек вафат булган. Бүген аны да искә төшерделәр.

Районда ир-атлардан иң өлкән кеше - Константин Мартемьянович Васильевны, янә табын көйләп, тирә-күршеләре, дус-ишләре дә котлады. Иртәгә янә укытучыларны, аннары оныкларны кунакка дәшкәннәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев