Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында яшәүче эстон кызы татарча шигырьләр яза

Алтмыш елдан артык гомере Кызыл Ярда узган Асия апа язмышына бик рәхмәтле. "Кызыл Ярым, Кызыл Ярым! Синдә туган сөйгән ярым. Синдә үсте балаларым, Сүзем бик күп, Күңел тулган чагым..." Бу поселокка яшь укытучы, яшь килен булып бик ерактан килеп урнашкан Аста Карловна ире Мингата белән алты бала үстергәннәр. Ире мәрхүм...

Алтмыш елдан артык гомере Кызыл Ярда узган Асия апа язмышына бик рәхмәтле.

"Кызыл Ярым, Кызыл Ярым!
Синдә туган сөйгән ярым.
Синдә үсте балаларым,
Сүзем бик күп,
Күңел тулган чагым..."
Бу поселокка яшь укытучы, яшь килен булып бик ерактан килеп урнашкан Аста Карловна ире Мингата белән алты бала үстергәннәр. Ире мәрхүм инде.
Эстон кызы Астаны ят кешегә санамыйлар Кызыл Ярда. Башкаларга хөрмәтле, тәртипле, биредәге гореф-гадәтләргә күнеккән Асия Могыйнова да, кызганыч, олыгаюны көннән-көн ныграк сизә. Бу хакта уйлануларын, хисләрен уен-көлкегә төреп, шигырь юлларына да төшергән ул.
Чәчләрне агартасың,
Маңгайга сырлар саласың,
Колакларны сагайтасың,
Йөзләрне саргайтасың,- дип картлыкка бераз үпкәсен дә белдерә якташыбыз.
Әйе, олы кешенең хәтере дә начарлана, кулга таяк та алмый булмый, буыннар сызлап йөдәтә! Яшьлекне ныграк сагына башлыйсың.
Шигырьләр дә яза алгач, Асия - Аста апаны картаюга бирешә дип булмый әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кызыл Яр