Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы методисты республикакүләм бәйгенең алып баручысы булачак

Казаннан килгән җюри аның да осталыгын күреп киткән

Район мәдәният йорты методисты Альмир Жораевны “Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика бәйгесенең финалын алып барырга чакырганнар.

Татарстан Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән бу хакта район башлыгы исеменә хат та килгән.

Альмир районда әлеге бәйгенең зона этабының югары дәрәҗәдә узуына  зур өлеш кертте. Оста оештыручыны, сәләтле конферансны, башкаручыны Казаннан килгән мәртәбәле җюри да игътибарсыз калдырмаган. Хәзер инде якташыбызга республиканың Фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов катнашында узачак шундый зур, дәрәҗәле бәйгене алып барырга гына түгел, ә  оештыру эшләрен дә уңышлы башкарып чыгарга туры киләчәк.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев