Чирмешән районы бухгалтерын 100 мең сум акча белән бүләкләгәннәр
“2018 елда Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина “Иң яхшы бухгалтер” номинациясендә җиңү яулаган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 84 бухгалтер арасында җиңүчене, Дипломнан тыш, 100 мең сум акча белән дә бүләкләгән. Гайнуллиннар бу акчаның күбрәк өлешен өйдәге төзелеш эшләренә тотмакчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев