Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кулибины “Ока” машинасыннан трактор ясаган

Район үзәгендәге Октябрь урамында кар этеп йөрүче кечкенә тракторны узып барышлый күреп алдым. Ят, заводныкы түгел, кулдан ясаган техника бит бу.

Хуҗасы – тракторчысы Сергей Малешин булып чыкты Үзе “әвәләгән” тракторны инде икенче ел шулай хуҗалык эшләренә “җигә” икән.

-Узган кышта җыйдым, эштән соң, буш вакытларда эшләгәнлектән, ясавы өч айларга сузылды,  - дип сүзен башлады ул, тракторын сүндергәннән соң.

- “Йөрәге” “Ока”ныкы бугай?

- Әйе, иске Ока” машинасы сатып алып, шуның двигателен куйдым.  Коробкасы - тапшырулар тартмасы УАЗныкы,  күчәрләре, тәгәрмәчләре -  “Жигули”дан.

- Куәте ничек, көче бармы соң? – дип тагын кызыксынам.

- Яз көне ат сабаныныкы  сыман ике  төрән белән 10 сутыйлап бакчаны сукалап чыктым инде, 20-25 сантиметр тирәнлектә.  Җиңдерә үзе.

Сергей  Викторович  бәрәңгене дә бер буразна алып барырлык итеп үзе ясаган чәчкеч белән утырткан, трактор ярдәмендә төбен дә өйгән, уңышны да казып алган.

-Яхшы техника. Мотоблок сөйрәп йөрисе түгел. Үземнең эшләргә җитә, - ди Чирмешән кулибины.

Сөйләшеп алгач,  ул янә тракторын кабызып  кар төртә башлады. Күршесе эшкә киткән, Сергей аның йорт алдын да бераз чистартып куймакчы икән. “Ока” - тракторның файдасы, димәк, күршеләргә дә тия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев