Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән храм настоятелен һәм аның гаиләсен Казанда кунак иткәннәр

Якташларыбыз, Чирмешәндә яшәүче Ирина һәм Александр Филимоновлар Казан Кремлендә Татарстанның 50 иң яхшы гаиләсе өчен узган тантаналы кабул итү чарасында катнаштылар. Бу очрашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән узган.

-Районыбызда тәртипле, үрнәк гаиләләр бик күп, - ди ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закирова. - Алар арасында яшь һәм инде берничә бала тәрбияләүче әти-әниләр дә бар. Александр һәм Ирина Филимоновларны райондаяхшы беләләр, алар - абруйлы кешеләр.

Александр Вячеславович - Александр атакай - Әккәрәй авылындагы Изге Бөек Василий храмы побы, 1982нче елны Самара шәһәрендә туган. Ул яшьтән үк храмнарга йөргән һәм үз тормышын дингә багышларга булган. Дини семинариядә укыган вакытта Татарстан епархиясе храмнарында практика узган. Шунда булачак хатыны Ирина белән таныша. 2007нче елны гаилә коралар һәм Чирмешәндә яши башлый.

Александр Филимонов Чирмешән районының Благочинные вазыйфасын да башкара. Ул район тормышында актив катнаша, укучылар белән очрашуларда чыгыш ясый, “түгәрәк өстәл”ләр артында да аны еш күрергә мөмкин. Александр атакай белемле, киң кырлы, үзенең тыйнаклыгы, әдәплелеге белән райондашларыбыз арасында ихтирам яулаган кеше.

Тормыш иптәше Ирина Алексеевна да иренә пар килгән, тырыш, сабыр, акыллы, ул Лениногорсийда музыка - сәнгать училищесын тәмамлап, югары уку йортында да белем ала. Бүген район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Филимоновлар өч малай үстерәләр. Олысы , Арсений - дүртенче, Тимофей беренче сыйныфка укырга керә, Серафимга ике яшь.

-Очрашу бик югары дәрәҗәдә узды, - ди Александр Вячеславович. - Бик матур каршы алдылар. Мәҗлестә танылган артистлар белән беррәттән бәйрәмгә килгән гаиләләр дә чыгыш ясады. Чарада катнашучыларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Әлеге сәфәрдән без яхшы тәэсирләр һәм бүләкләр белән кайттык.

Архив фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев