Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән хатын-кызлары калфаклар киярме?

Районыбыз "ак калфак"лары да милли киемнәрне көндәлек тормышта да киеп йөрүне модага кертеп җибәрмәкче. Алар татар хатын-кызлары баш киеме - калфак тегү, чигү буенча мастер-класс ук оештырдылар. -Бу эш бик четерекле булса да, "тәмләп", суза төшеп эшләсәң, калфакны бер атнада өлгертеп була. Бик ашыксаң инде, ике көнгә дә сыешырга мөмкин,...

Районыбыз "ак калфак"лары да милли киемнәрне көндәлек тормышта да киеп йөрүне модага кертеп җибәрмәкче. Алар татар хатын-кызлары баш киеме - калфак тегү, чигү буенча мастер-класс ук оештырдылар.

-Бу эш бик четерекле булса да, "тәмләп", суза төшеп эшләсәң, калфакны бер атнада өлгертеп була. Бик ашыксаң инде, ике көнгә дә сыешырга мөмкин, - ди Югары Кәминкәдән "Ак калфак" оешмасы активисты, авыл китапханәчесе Рабыйга Фатыйхова.
Район үзәк китапханәсе бинасында оештырылаган остаханәгә килүчеләрне дә шушы шөгыльгә Рабыйга ханым өйрәтте. Ул үзе "калфакчылыкны" журналлардан, интернеттан карап үзләштергән. Заманында тегүчелеккә укуы да гел ярап куя. Ә мастер-класска килүчеләр - нигездә, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр. Араларында Сәҗәрә Мөхәммәтшина (Әмир), Шәрига Сәгыйрова (Бәркәтә) кебек пенсионер апалар да бар.
Калфак - сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелгән, маңгай турысына киелә торган хатын-кыз баш киеме. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге).
-Максатыбыз - татар хатын-кызларының шушы баш киемен көндәлегебезгә, модага кертеп җибәрү. Ул безнең сәхнә киеме генә булып калмасын. Әнә композиторыбыз Сара апа Садыйкованы калфаксыз күз алдына да китерүе кыен, ничек килешә иде бит ул аңа, - ди әлеге мастер-классны оештыручы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе, Югары Кәминкә авылы мәдәният йорты директоры Лилия Хөснуллина.
-Лилия, үзегез калфак киясезме соң?
-Көн дә киеп йөрибез дисәм, ялган булыр. Ә менә милли, мәдәни чараларга калфаксыз барганым юк. Акрынлап моңа күнегеп киләбез. Ак калфаклар, без үзебезне шулай атыйбыз, хәзер райондагы 12 татар авылында бар. Хәтта кечкенә Чумачкада бу оешма әгъзалары эш алып бара. Калфаклы кызлар, апалар анда да булыр дип өметләнәм.
-"Ак калфак" милли кием пропагандалау белән генә чикләнми, дип беләм?
-Безнең төп максат - милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтару. Ә бу юнәлештә башкарасы эш биниһая күп. Әле бераз мактана алабыз: республика күләмендәге бәйгеләрдә катнаштык. Керкәле авылыннан Фәризә апа Галәүтдинова "Күз яшьләре аша елмаю" хикәясе белән әдәби бәйгедә көчен сынап карады. Бәркәтәдән Әлфия апа Сөләйманова кулъяулыклар чигү осталары конкурсына барды. Түбән Кәминкә авылы килене Венера Җамалетдинова сөлге чигүдә сыналды. Җиңүләр яуламасак та, якташларыбызның кул эшләрен музейларга алдылар.
-Казанга еш җыялармы соң үзегезне?
-Бөтендөнья татар конгрессы бинасына кварталга бер чакыралар. Анда башкарылган эшләр турында сөйләшәбез. Бу җыеннарда якташларыбыз Ралия Бәдертдинова, Рабыйга Фатыйхова, Мөслимә Гайнетдинова, Әлфия Сөләйманова, Фирдәвес Галиеваларның катнашканы бар. Очрашулар Казанда гына түгел, район үзәкләрендә дә үткәрелә. Әйтик, Балтачта - Шәҗәрә бәйрәме, Азнакайда димчеләр-яучылар чарасы уздырдылар.
- Нәрсә, "ак калфаклар" яучылык эшенә дә керештемени?
-Кызык өчен генә санап карагыз әле, авылларда күпме өйләнмәгән егет. Кияүгә чыкмаган кызлар да шактый. Киләчәктә, картлык көннәрендә кем белән яшәр алар?! Менә берничәсен генә булса да таныштырып, кавыштыра алсак, начар булмас иде. Шунлыктан Бөтендөнья татар конгрессының Чирмешән бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин ярдәме белән районда "Гаилә үзәге" дигән проект эшли башладык. Беренче эш итеп, авылларда ялгызларны барлап, анкеталар тутыруга керештек. "Ак калфак"ның бу юнәлешен шәхси эшмәкәр Фирдәвес апа Галиева алып бара.
-Лилия, райондагы "Ак калфак" оешмасында 180 ләп кеше санала дисез, шактый зур көч бит бу.
-И, әгәр эшләсәң, эш мең кешегә дә җитәрлек. Никадәр чара уздырып була, теләк кенә кирәк. "Бишек җырлары", "Исем кушу йоласы", "Авыл кагыйдәләре", "Димчеләр клубы", "Ак яулыклы әбиләр", "Солдат әниләре", "Милли ашлар", "Килен-кайнана", "Миннек бәйләү йоласы"... саный китсәң, очы-кырые юк. Әйтәм бит, эшләсәң юнәлешләр күп. Моңа күпме кеше тартылса да, таман гына була. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны "Ак калфак" оешмасына чакырам. Кичләрен телевизор, сериаллардан беразга булса да аерылып, аралашырга ашыгыйк. Бергәләп милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга өлешебезне кертик. Изге эшләребез дәвамлы булсын!
Лашман авыл китапханәсендә оешкан "Ак калфак"ка 14 кеше йөри. Араларында балалар, пенсионерлар һәм бюджет сферасында эшләүчеләр бар. Хатын-кызлар атнага ике тапкыр җыела.
-Монда кемдер чигә, бәйли. Әле менә армиядә хезмәт итүче авылдашларыбызга, әниләре белән берлектә, "Ватан сакчысы" көне уңаеннан открыткалар, хатлар язып салдык, - ди китапханәче Мәдинә Талипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ак калфак калфаклар