Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егетләре һәм кызлары педагог һөнәренә өстенлек бирәләр

2019 нче елны район мәктәпләренең 11 нче сыйныфларын 113 укучы тәмамлады.Урта гомуми белем алган якташларыбызның күпчелеге югары уку йортларына кергәннәр.

Унбер  кеше - Казан федераль университеты студентлары, тугыз кеше Туполев исемендәге Казан техник университетын сайлаган, сигез  райондашыбыз - технология университетында, тагын  сигезесе Яр Чаллының педагогия университетында укуларын дәвам итәләр. Янә 11 егет һәм кыз  һөнәри белем бирү учреждениеләрендә – медицина, төзелеш көллиятләрендә, аграр техникумда һөнәр үзләштерәләр.

Узган уку елында 9 нчы сыйныфларда 274 кеше белем алган,  126 сы укучы 10 нчы сыйныфка кергән, өчесе, имтиханнарны бирә алмау сәбәпле, икенче елга утырып калганнар.

145 кеше, нигездә,  Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләренең төрле уку йортларында укыйлар. Якташларыбызның күпчелеге политехник техникумны сайлаган (23 кеше), шулай ук педагог (21 кеше)  һәм медицина (17 кеше) һөнәрләренә өстенлек биргәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев