Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче Зәйнәп әби туган көнен үткәрде

Бәркәтә авылында яшәүче Зәйнәп Тәүфыйк кызы Фазлыевага 90 яшь тулды.

Ул ишле гаиләдә үсә. Бала чактан ук колхозда эшли башлый. Сугыш елларында эш һәммәсенә җитә, күбесен кул көче белән башкаралар. Сугыштан соң, Зәйнәпне дә торф чыгарырга җибәрәләр, аннан соң туган авылына кайткач, пенсиягә чыкканчы - колхозд хезмәте.

Якташыбызга томышка чыгарга насыйп булмаган, алар апасы Нәкыйбә белән гомер итәләр (Нәкыйбә әби берничә ел элек вафат булган). Күп еллар элек икесенә бер яклы гына өй дә өлгертәләр. Бүген Зәйнәп әби шунда ялгызы гомер итә.

-Зәйнәп апа янына көн дә төшеп әйләнәм, - ди әбине карап торучы сеңелесе малаеның хатыны Рәйсә апа. – Ул әлегә кадәр бөтен эшне үзе эшләде: ашын да пешерә, керләрен дә юа иде, алар терлек тә, казлар да асрадылар. Соңгы елны гына “биреште”, шулай да намазны калдырмый, урамнан да әйләнеп керә. Эсселекне бер дә яратмый. Мичне артык кыздырмый, кызу дип, ишекләрне дә ачып куя, я булмаса йортка ук чыгып утыра.

Рәйсә апа туган көнгә бәлеш салган, табын да корган.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина Зәйнәп Тәүфыйк кызөын өенә барып юбилее белән котладылар, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә Зәйнәп әби