Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче Кашаповлар Нәүрүз бәйрәменә әзерләнә

-Без өйләнешкәндә Чирмешәндә 46 градус салкын иде, ә никах көнендә тамчы тамды, кояшлы булды. Барына да күнеккәнбез, - дип үткәннәрне елмаеп искә төшерде Дамир Кашапов. -Шуңадырмы, сынауларны җиңел үтәбез, барын да бергә эшлибез.

Ашларны да бергә әзерлиләр алар. Әле бу көннәрдә “Нәүрүз”не көтәләр. Елдагыча, бәйрәмдә туган-тумача бергә җыелачак. Дамир – Үзбәкстанда, Гөлшат Таҗикстанда тусалар да, республикада аларның кардәшләре бик күп. 25 еллар элек ике якның да туганнары монда күченгән, күбесе безнең районга.

-Бәркәтәгә кунакка дип кайттым да, шунда төпләндем, кире китәсем килмәде, - ди Гөлшат Кашапова. -Миңа 16 яшь иде. Колхоз фермасына урнашып, сыерлар саудым. Булачак ирем дә шунда эшли иде, таныштык, 2002 елда гаилә кордык.

Безнең, ике якның да, туганнар бу якларга күченде. Дамирның әнисе, өч туганы да Чирмешәндә гомер итәләр, минекеләр дә районда һәм Әлмәттә генә. Әни Бәркәтәнеке бит, иремнең нәсел төбе дә монда.

Бәркәтә халкы аларны читкә какмый. Гөлшат үзе әйтмешли, татар-үзбәк кызына бер начар сүз әйтмиләр. Әтисе үзбәк милләтеннән булгач, кызганыч, ул вафат, Гөлшат көнчыгыш гореф-гадәтләрен дә үз итә. Бәйрәм икән, татарча, бәрәңгеле-итле бәлеш, токмачлы аш, үзбәк ипие – нан, чәк-чәк, пылау, шулпа, бишбармак, кырым пәхләвәсе дә пешерә. Аларда пылау аеруча еш әзерләнә. Ураза вакытында Гөлшат Кашапова телеңне йотарлык тәмле пешергән пылауларын мәчет табыннарында да гел мактап ашыйлар. Бүген ногыт борчагыннан, ит кушып, үзенә бер тәмле, тансык аштан авыз иттерде. Безнеңчә бавырсакны да буйсындырган хуҗабикә, алай гынамы, бу тәмле ризыкны төрле бәйрәмнәргә заказ буенча да пешерә.

-Он, көнбагыш мае, майонез янына, кайберәүләр кебек, туңган түгел, ә свежий йомырка туглап салам, пешкәч, бизим, баллыйм, бик тәмле килеп чыга, - ди оста.

 

-Мәчеткә кызымны да алып барам, анда яхшылыкка өндәп кенә сөйлиләр, - ди ул. –Әни үлгәч, намазга басарга сүз биргән идем, вәгъдәмне үтәдем.

Гөлшат Мәҗит кызы бер дә иркәләнеп кенә үсми. Аңа 2 яшь, бүген Түбән Кәминкәдә яшәүче сеңелесе Гөлфия 10 көнлек чакта, нибары 45 яшьтәге әтиләре вафат булган. Бу якка күченү, мондагы тормыш рәвешенә күнегү үзе бер сынау.

-Ярый әле әнинең туган ягына кайтып урнаштык, - ди Гөлшат. -Башта авыррак булды, кайда гына, кемнәрдә генә тормадык. Рәхмәт, ул чакта Бәркәтәдәге туганнар нык булышты. Инде үткәндәге мәшәкатьләр онытылды, үзебезгә йорт сатып алдык. Дөрес, аның эчке ягында эш күп әле. Әмма, Алла теләсә, быел җәй төзелешне яңартырга җыенабыз. Әле үзегезне өй туена да дәшәрбез.

Дамир Кашапов – булдыклы механизатор. Бүген авылдагы җәмгыять фермасында тракторда эшли, язгы чәчүдә күрше районнарга чакыралар икән.

-Акчасын түлиләр, без шуңа риза, - ди ул. - Ел саен бер үгез яки тана симертеп суябыз. Яшәргә тырышабыз. Мунча өлгерттек, машинабыз бар. Бәркәтәгә кайтканда татарча бөтенләй белмәвемне дә әйтик, хәзер бу яктан проблема юк – татарча, русча, үзбәкчә дә камил сөйләшәм. Ә Гөлшат русчаны яхшы ук “сукалый” башлады.

Гөлшатка килгәндә, ул, мәдәният йортына эшкә урнашкач, сәхнә тәмен тоя башлаган, күбрәк үзбәк биюләрен башкара икән. Соңгы вакытта татар җырларына да мәхәббәте арткан. Аш-су гына түгел, тегү, чигү остасы да икән – алъяпкычлар,  сөлгеләр, яулыклар тегеп, аларга милли бизәкләр төшерә, өс, аяк киемнәре бәйли. “Ак калфак”ның Бәркәтәдәге бүлекчәсе түгәрәкләренә җыелып, бер-берсенең эшләнмәләрен бәялиләр, тәҗрибә уртаклашалар.

...Кунакка гына барган җирдә, Урта Азиядә, хатыны үлеп, бер баласы ятим калган ир-атка кияүгә чыгып калган Тәскирә апа, шулай итеп, балаларын туган якка, Бәркәтәгә алып кайта. Яхшы тәрбия күргән, эшләп үскән, иманлы уллары һәм кызлары аның йөзенә кызыллык китермиләр.

-Таҗикстандагы бик зур Яңа кышлакны да искә төшергәлибез, - ди Гөлшат Кашапова. - 7 ел элек анда барып та кайттым. Тормыш нык авырайган ул якларда: колхозлар таралган, эш юк, ир-атлар еракларга, Казахстанга, Россиягә китеп акча эшлиләр. Челтәр газы да килмәгән, утны график буенча гына бирәләр. Димәк, безнең Чирмешәндә, Бәркәтәдә тормыш шөкер итәрлек. Балаларыбыз өчен дә күңел тыныч: олысы район үзәгендә техникумда укый, икенчесе сигезенчедә, кече кызыбыз быел укырга керә. Өчесе дә җыр-биюгә осталар.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев