Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә юбилярының 50гә якын онык-оныкчыгы бар

Бәркәтә авылында яшәүче Мөхтәрәмә Исмәгыйль кызы Закировага 90 яшь тулды.

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләген тапшырдылар. Мөхтәрәмә Исмәгыйль кызын шулай ук район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова да тәбрикләделәр.

Мөхтәрәмә әби, ул чорның башка авыл хатын-кызлары кебек үк, балачактан алып лаеклы ялга чыкканчы авыр хезмәттә булган. Аңа фермада, чөгендер кырында да, бүтән төрле кыр эшләрендә дә хезмәт куярга туры килгән. -Яшь чакта авырлык сизелми ул, аның каравы хәзер рәхәт тормышта яшибез, - дип шөкрана кыла якташыбыз. – Иң мөһиме - сугышлар булмасын.

Мөхтәрәмә әби ире Габдерәүф белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның дүртесе исән-сау.

-Мин бай әби, онык-оныкчыкларымның исәбен дә югалттым инде, - ди юбиляр. Әбинең хәтер йомгагын сүтә-сүтә аларны бергәләп санадык. Исәбен югалтырсың да, чөнки алар барысы бергә 50гә якын булып чыкты.

Мөхтәрәмә Исмәгыйль кызы үзе корган нигездә, улы Ринат һәм килене Рәйханә тәрбиясендә мул, тыныч тормышта көн итә.

Гүзәлия Сафиуллина.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев