Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Авылдашлар: Тәгъзимә әби белән Магифәруз әбигә 90 яшь тулды

Кар-буранлы бер көнне Утыз Имән авылында ике йортка, 90 яшьлек юбилейга җыелдылар.

Тәгъзимә Гыйрфанова һәм Магифәруз Бәдриеваларны олы юбилейлары белән Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов һәм авылның ветераннар советы рәисе Якуб Сәйфетдиновлар котлады. Алар юбилярларга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән дә котлау җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тәгъзимә әби улы Минәсхәт, килене Гөлия тәрбиясендә гомер кичерә. Ходайга шөкер, үз аңында, биш вакыт намазны калдырмый, уразасын да тота. Махсус хәрби операциядә катнашучы оныгына изге теләкләр теләп аятьләр укый. Әби дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар булып тора, телевизор карый, газета да укый. Тәгъзимә әби өйнең “йозагы”, улы белән килене эштә вакытта йортка күз-колак булып тора, көченнән килгән кадәр бакча эшләрендә дә ярдәм итә.

Сугыш чоры баласы ачлыгын да күрә, яшьли әнисез үсә. Дүрт бала белән бик иртә тол кала, каенанасы белән гомер итәләр. Гомере буе фермада эшли, балаларын үстерешергә каенанасы булыша.

Ә икенче юбиляр Магифәруз әби төп йортта ялгызы яши. Улы Самат белән килене Роза күршедә генә, башка балалары да әниләре янына еш кайталар. Тугыз дистәне тутырган әби үз көнен үзе күреп яши дисәк тә була. Якташыбыз биш вакыт намазда, өендә чиста, тәртип, кайбер яшьләр дә көнләшерлек.

Магифәруз әбигә тормыш авырлыклары да аз эләкми. Яшьли кул арасына керә, гомере буена колхозда төрле эшләр башкара.

Мингәрәй Әминов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев