Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Аш пешерүче киемен - полиция формасына алмаштырган

Район үзәгенең төньяк өлешендә ел башыннан яңа участок инспекторы - Чулпан Мөбәракшина эшли башлады. Хатын-кыз полиция хезмәткәре контрольлек итүче территориядә өч меңгә якын кеше яши. Бала чагында, мәктәптә укытучы әтисе - "военрук" хәрби киемнән йөргәнлектән, Чулпан формага кызыкса да, милиция (полиция) хезмәткәре булу уе аның башына да кермәгән. Ул һөнәре...

Район үзәгенең төньяк өлешендә ел башыннан яңа участок инспекторы - Чулпан Мөбәракшина эшли башлады. Хатын-кыз полиция хезмәткәре контрольлек итүче территориядә өч меңгә якын кеше яши.

Бала чагында, мәктәптә укытучы әтисе - "военрук" хәрби киемнән йөргәнлектән, Чулпан формага кызыкса да, милиция (полиция) хезмәткәре булу уе аның башына да кермәгән. Ул һөнәре буенча технолог - аш-су белгече, бишенче рязрядлы пешекче. Әмма, нишлисең, язмыш ике бала әнисен ак халатны полиция формасына алыштырырга мәҗбүр иткән.
-Әлеге өлкәдә эш тәҗрибәм алты еллап кына. Шулай да, төрле кеше - элек хөкем ителгәннәр, психик авырулар, эчкечеләр, сугыш чукмарлары, тәртипсез әти-әниләр белән аралашырга өлгердем. Пистолеттан атарга өйрәттеләр, дөрес, бәхеткә диим, эштә корал кулланырга туры килмәде. Хатын-кыз өчен ипсезрәк кием булса да, полиция формасына да ияләндем,- ди инспектор.
Бүген Чулпан Җәүдәт кызы ТИСБИ уку йортында читтән торып юрист һөнәрен дә үзләштерә.
Чулпан Утыз Имән авылы кызы. Мәктәпне тәмамлап, Казан кооператив техникумында һөнәр алган белгечне Яңа Чишмә районына эшкә билгелиләр. Ул шунда кияүгә чыгып, кыз таба. Үз көе белән генә барган матур тормыш бер төн эчендә җимерелә. Чулпанның милициядә эшләүче ире - оператив хезмәткәр рейд вакытында юл фаҗигасенә эләгеп һәлак була. Аңардан йөкле калып, әни кеше соңрак икенчегә малай тапкан. Якташыбыз, әти-әниләре белән киңәшләшкәч, берничә елдан Чирмешәнгә кайтып төпләнә.
-Мәрхүм ирем милициядә эшләгәнлектән, Чирмешәндә дә, Яңа Чишмәдә дә миңа аның хезмәттәшләре, дуслары гел ярдәм итеп тордылар. Монда эшсез утырган вакытта полициягә урнашырга да алар булышты,- ди Чулпан Җәүдәт кызы.
- Әүвәл күбрәк "кәгазь эше" башкардым. Аннан рейдларда катнаштырдылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә дә тәҗрибә тупладым. Берсендә бер исерек әнинең балаларын больницага урнаштырырга туры килде. Атналар буе юынмаган, юньләп ашамаган сабыйларны медик кызлар белән ашатып-эчертеп, юындырып, өйгә төнге икедә генә кайттым. Ә андый хәлләр полиция хезмәтендә еш булгалый.
-Бу - хатын-кыз эше түгел кебек, өстәвенә әле үзегезне участок инспекторы итеп тә билгеләгәннәр?
-Участок уполномоченные хезмәте җиңел түгел. Эшкә төнлә дә чыгып китәргә туры килә. Гаиләгә, балаларга вакыт азрак кала шул. Әмма өйдә генә утырсаң, кем әйтмешли, китереп бирүче юк. Кыенлыкларына түзәсең инде. Аннан, коллективыбыз да яхшы: булышалар, киңәшләр бирәләр. Иң мөһиме - җинаятьләрне булдырмау. Бу - безнең иң төп бурыч.
-Ә сез өйдә нинди, инспектор Мөбәракшина?
-Мин өйдәгеләр өчен милли ризыклар - өчпочмак, бәлеш пешерергә яратам. Күп итеп гөлләр, бакча чәчәкләре үстерәм. Янәшәмдә үземне ышыклап яшәүче, балаларымны үзенеке кебек кабул итә алган әтиебез, ирем - Хәлил булганына сөенеп яшим. Үзеңә ошаган эшең, гаиләңдә аңлау, балаларың, якыннарың сау-сәламәт булу бар хатын-кыз өчен бәхет инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined

2
X