Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Андреевкада яшәүче Иван Сидоров күршеләренә дә нык булышкан

Печән һәм салам эскертләрен оста өюче якташыбызны хәтта күршедәге Лениногорск районына да еш чакырганнар.

-Стогометлы тракторда эшләдем мин, - ди Андреевкадан, 40 еллап механизатор стажлы Иван Сидоров. –Үзебездә эш беткәч, тирә-күршеләргә дә еш булыша идек.

Ул хезмәт биографиясен тагып йөртелә торган Сталинец-6 комбайнчысы ярдәмчесе буларак башлый, аннары ДТ-54кә утыра. Шул чылбырлы трактор белән хәтта Нурлатка кадәр ягулык-май алырга барганнар.

-Иртәнге биштә китеп, кичке сигезләрдә кайтып җитәбез. Зарланмадык, гел эшләдек, - ди ветеран. -Ат, сыер, сарыклар, дуңгызлар да асрадык, бал да үзебезнеке булды.

Әле бүген дә бакчаларына еш чыга ул. Өч оя умарталары инде ачык һавада. Кышны гына авыр чыкканнар, һаман шул кырларда химикатлар сиптерү зыяны бугай. Балалары булышып, анысын-монысын үстерергә теплица ясап куйганнар, ял итәргә, ышыкланырга беседкалары да бар. Ә йортлары нык, шәп әле, 2002 нче елда гына төзелгән. Шөкер, карчыгы да исән-сау Иван Александровичның. Алты балалары үз көннәрен үзләре күрә, еш кайтып йөриләр. Көзгә бөтенесе бергә җыелырга исәпләп торалар – әтиләренә 80 яшь тулачак. Алар ел да диярлек әти-әниләренең туган көннәрен үткәрмичә калмыйлар.

-Анда кадәр әле су линиясен дә яңартып өлгерерләр, бүгенге яман чирләр дә басылыр, - ди Иван Сидоров. -Авылыбыз халкының азая баруы, яшьләрнең читкә китүе генә борчый. Югыйсә авылыбыз да бик матур урында урнашкан. Эш юк, шуңа китәләр.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев