Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмирдә шагыйрь авылдашларын искә алдылар

Әмир мәдәният йортында Сәитгәрәй Мәслахетдиновның якты истәлегенә багышланган кичә үтте.

Ике ел элек кинәт гомере өзелгән Сәитгәрәй Ризатдин улы якташларга бик яхшы таныш. Ул шигырьләр яза, гармунда уйный, үзе язган җырлар да башкара иде. Аның һәрбер шигыре диярлек туган якка мәдхия булды.

Ул авылда оештырылган бер чарадан да читтә калмады, район мәдәният йорты сәхнәсендә дә еш чыгыш ясады.

Якташыбыз Әмир авылында ишле гаиләдә туа. Лашман урта мәктәбен тәмамлый, училищеда укый, армиягә китә. Хезмәт итү вакыты беткәч, Үзбәкстан якларына юл тота. Биредә университет тәмамлый, укытучы һөнәрен үзләштерә. Сәмаркандта гаилә кора, тормыш иптәше Рәзифә белән өч бала үстерәләр.

35 елга якын гомер читтә уза. Сәитгәрәй абый гел туган якны бик сагынып яши. Бу турыда кичә барышында улы Ильяс сөйләде. 1995 елны Мәслахетдиновлар Әмиргә, гаилә башлыгының туган ягына кайтып нигезләнәләр.

Кичәдә катнашучылар Сәитгәрәй абыйның бик тыйнак, сабыр, тәрбияле кеше дип искә алдылар.

Нәкъ авылга кайткач, Сәитгәрәй абыйның озак еллар күңелендә булган сагыну хисләре шигырь юллары булып кәгазьгә төшә. Әйе, шагыйрь кешеләр турында да, табигатьнең матурлыгы турында да яза, әмма беренче урында гел туган авылы Әмир була.

Аның улы Ильяс, кызлары Зөлфия белән Фирүзә короновирус чиреннән бер-бер артлы, нибары бер көн аша гүр иясе булган әтиләрен, әниләрен күз яшьләре белән искә алдылар. Сәитгәрәй абыйның авылда гомер итүче бертуганы Алмаз Ризатдин улы да кичәдә абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

-Алар бер-берсен гомер буе бик яратып, хөрмәт итеп яшәделәр, безгә үрнәк булдылар, - диләр балалары.

Ильяс әтисенең әсәрләрен компьютерда җыеп үзенчә бер җыентык та ясаган. 103 битле китапчыкны әтисе язган шигырь юлы белән “Яшәү үзе олы бәхет” дип атаган. Ул әтисенең Әмиргә багышланган бер шигыренә көй дә язган, бүген аны үзе башкарды.

Әлеге кичәне оештырган һәм алып барган авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова әйтүенчә, бу җыентык авыл китапханәсендә сакланачак һәм аны алып укырга мөмкин.

-Мин Сәитгәрәй абый белән бер-ике генә очраштым, ләкин аның искиткеч тәрбияле, тыйнак кеше икәнен бер күрүдән сиздем. Ул бик ягымлы, якты кеше иде. Сез ничек булса да аның китабын күбрәк данәдә бастырып чыгарырга тырышыгыз, бу бит зур байлык. Бәлки авылдашлары, балаларына булышып, Сәитгәрәй абыйның исемен мәңгеләштерерләр дигән өмет бар, - диде очрашуда катнашкан якташыбыз язучы, шагыйрә Галия Сафиуллина.

Чара барышында авылдашлар Мәслахетдиновлар гаиләсен гел җылы сүзләр белән генә искә алдылар, Сәитгәрәй абыйның шигырьләрен укыдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев