Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй юбилярының буш вакыты юк

Бүген алардан кеше өзелмәде. Моңа сәбәп бар – Анастасия Яковлевнага 95 яшь тулды.

Әккәрәйдә яшәүче юбиляр яшьлегендә бик үткен, уңган булуыннан тыш, уен-көлкеле дә икән. Уенын-чынын кушып, безгә дә “Минем өчен шулай нужаланып йөрисезме инде?!” – диде.

Бүген монда килүнең бер кыенлыгы да юк. Элек ул ни ашарга, ни кияргә булмаган. Ул үзе нужаны күп күргән, Настя 8 яшендә әтисез, 11 яшендә әнисез кала. Башка туганнары белән ничек тә тормышны алып барганнар, ким-хур булмаганнар.

Анастасия Кириллованы Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рамиль Айбатов исеменнән дә котлап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова аңа истәлек бүләкләре дә тапшырды. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Федор Андреев та якташыбызны ихлас тәбрикләделәр.

-Безнең әни тик тора белми: бәйли, бакчада чүп утый, уңыш җыя, - ди аның белән бергә торучы кызы Валентина Макарова. -Буш вакытында гел догалар укый.

-Элек, ул бакчага чыкса, бөтен авыл аныңча эшли иде. Әни бик таләпчән булды, - ди юбилярның Самарада яшәүче кызы Галина Мотягина. -Әтиебез Илья Петрович кына кыска гомерле булды. Әнисенең юбилей мәҗлесендә Владимир да катнашты. Ул күршедә генә яши.

Анастасия Яковлевна бай кеше – аның 11 оныгы, оныкларының 16 баласы бар икән.

Юбиляр күрше Ивашкино авылыннан, хәзер инде ул үзен Әккәрәй кешесе саный.

“Исәнлегем яхшы, - ди ветеран. – Кирәгемә йөреп торам, күрәм, ишетәм. Тешләрем генә дәүләтнеке”.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев