Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй авылыннан сугыш ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Әккәрәй авылында гомер итүче Ленин ордены кавалеры Павел Борисовка 95 яшь тулды. Фрунзе исемендәге колхозның трактор бригадасы бригадиры мондый бүләккә 1967 елда ия була.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Павел Николаевич Әккәрәй авылының иң өлкән кешесе. Ул Бөек Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый, 7 ел сугышта һәм армия хезмәтендә була.
Павел Борисов тракторда да, комбайнда да эшләгән. Тормыш иптәше Варвара белән бер ул үстергәннәр. Кызганыч, хатыны инде күп еллар гүр иясе. Элегрәк Самара шәһәрендә яшәгән улы Николай белән килене Маргарита кайтып-китеп кенә йөрсәләр, бүген инде юбиляр авылда алар тәрбиясендә яши. Йорттагы кош-кортны да бетермәгәннәр, умарталар да тоталар.  Тәҗрибә туплаган умартачы, киңәшләре белән булса да, балаларына булышып тора, җәен бакчада йөрергә ярата.
Юбилей көнендә Павел Николаевичны котлаучылар, гомумән, күп булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев