Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә укучылары сөт аертты

Бүгенге көндә шәһәр балалары гына түгел, авыл укучыларының да күпчелеге сепаратор, гөбе кебек, элек көндәлек тормышта еш кулланылган, әйберләрне белмиләр.

Югары Кәминкә мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә узган “Сыер сөте эчегез, файдасы күп – белегез” исемле чарада сыер сөтенең файдасы һәм аңардан нинди ризыклар ясап булуы хакында белделәр. Билгеле, балалар сөт аерту җайланмасы – сепараторларның һәм май язу җиһазы – гөбеләрнең төрле формадагыларын күрделәр. Кул сепаратын һәм гөбене үз куллары белән әйләндереп, эшләтеп карау мөмкинлеге дә булды.

-Ә инде электр сепаратында-сепараторда сөт аерту аларга аеруча ошады, бик кызыксынып күзәттеләр бу күренешне, - ди Югары Кәминкә авыл китапханәсе мөдире Люция Җиһаншина. – Балалар белән бергә үзебез дә үткәннәргә кайттык. Юкса, бу эшләрне үзебез дә онытып барабыз бит.

 

фото: Люция Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев