Язгы чакырылышта районнан беренче төркем егетләр 20 апрельдә юлга кузгалды. Бу көнне ике райондашыбыз якыннары белән бер елга хушлашты.
Район хәрби комиссариаты аша, бу чакырылышта, алты төркемдә егермеләп егет солдат итекләре киячәк. Киләсе төркем 17 майда китәргә тиеш, ә соңгы төркем - 4 июльдә.
фото: автор
Нет комментариев