Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Яшел ут – 2022” бәйгесенең Чирмешән районы этабында җиңүчеләр билгеле

Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча үткәрелгән смотр-конкурста җиңүче.

“Яшел ут – 2022” бәйгесенең муниципаль этабында районның биш балалар бакчасы һәм ун тәрбияче катнашкан, жюри әгъзалары игътибарына15 эш тәкъдим ителгән.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм тәрбиячеләр арасында җиңүчеләрне "Чишмәкәй" балалар бакчасында бүләкләделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Чирмешәндәге “Әкият” балалар бакчасы беренче урында, шулай ук район үзәгенең “Ромашка” һәм “Ландыш” балалар бакчалары икенче урынны бүлеште, “Чишмәкәй” һәм “Каенкай” бакчалары – өченчедә.

Тәрбиячеләр арасында “Әкият” балалар бакчасыннан Ләйсән Гайнуллина – беренче, Лилия Әбүнәгыймова (“Ромашка” балалар бакчасы) һәм Әнисә Сибгатуллина (“Чишмәкәй” балалар бакчасы) – икенче, Түбән Кәминкәнең “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфинә Гафурова өченче урында.

Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән бүләкләделәр. Бәйгенең муниципаль этабында беренче урынга лаек булганнарның – җиңүчеләрнең  эшләре республика турына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев