Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Якты Тау авылына, шәһәрдән кайтып, яңа йортлар төзиләр

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Минәсхәт һәм Дания Мортазиннар туган авыллары Якты Тауда йорт сала башлаганнар.

-Мин шәһәрдә яшәсәм дә, авылны гел сагынам, - ди Дания.- Авылыбыз да бик матур бит. Матур урында урнашкан. Еш кайтып йөрибез. Аллага шөкер, әле әтиебез исән. Әүвәл апа җизни белән агачтан яңа йорт төзеделәр, алар янәшәсендә без дә кирпечтән йорт күтәрә башладык.

Даниянең хәләл җефете инде лаеклы ялда икән, үзе эшли әле. Шәһәрдә ике бүлмәле фатирлары бар, балалары да урнашкан.

-Икебез дә пенсиягә чыккач бөтенләйгә авылга күченергә ниятлибез, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Хәзер монда да бөтен шартлар бар: газ, су кергән. Авылда яңа клуб, кибет, ФАП бар. Дөрес, юлга гына ремонт кирәк.

Дания белән әтисе Рәхимҗан абый Курамшин йортында күрештек. Берничә ел элек ул тол калган, шәһәргә китәсе килми, шуңа да бу йортта балалар, оныклар еш кунаклый. Сүз уңаеннан, Курамшиннар алты бала үстергәннәр.

Якты Тау авылында соңгы берничә елда 5-6 яңа йорт төзелгән. Күпчелек шулай, Мортазиннар кебек, читтән кайтучылар. Бүген биредә 80ләп йорт бар. Яшьләр генә авылда калмый шул, эш юк. 

Рәхимҗан абыйдан да балаларының авылда йорт төзүләренә карата фикере белән кызыксындым.

-Төзесеннәр. Кайтсыннар. Авылны ташларга ярамый, - диде 87 яшьлек ветеран. – Авылыбыз тәртипле, халкы да бик әйбәт.

Рәхимҗан абый дөресен әйтте. Бу авылны барып күрергә кирәк, урамнарда тәртип, бер артык әйбер юк. Йортлар берсеннән – берсе матур, кайсы тышлаган, башкасы буяган. Бик сирәк йорт алдында гына чабылмаган үләннәр, күпчелек йорт тирәсен гөлт иттереп куйганнар.

Якты Тау халкы авыллары турында горурланып сөйлиләр шул. Монда кайтып, йорт төзесәң була.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев