Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яхшылардан үрнәк алыйк

Безнең Иске Кади авыл җирлегенә керүче авылларда башкаларга үрнәк итеп куярлык йортлар байтак. Иске Кадидан Галия Хәмидуллинаның йорт тирәсендә дә, бакчасында да һәрвакыт тәртип, җәй айларында өй алды чәчәккә күмелә. Әсхәт Әхмәдуллиннарның капка төбендә кышын кар күрмәссең, аны гел чистартып торалар, ә җәй көне бер артык әйбер, чүп тотмыйлар. Якты...

Безнең Иске Кади авыл җирлегенә керүче авылларда башкаларга үрнәк итеп куярлык йортлар байтак.


Иске Кадидан Галия Хәмидуллинаның йорт тирәсендә дә, бакчасында да һәрвакыт тәртип, җәй айларында өй алды чәчәккә күмелә. Әсхәт Әхмәдуллиннарның капка төбендә кышын кар күрмәссең, аны гел чистартып торалар, ә җәй көне бер артык әйбер, чүп тотмыйлар.

Якты Таудан Динә һәм Рәхимҗан Мөслиховлар инде пенсия яшендә, шулай да йорт тирәләрендә тәртип хөкем сөрә. Бакчаларында ни генә үсми. Гөлсирень һәм Вахит Йосыповларның йорты ерактан балкып, урамга ямь биреп тора, аларда да һәр җирдә чисталык.

Тукайдан Зәлифә һәм Әюп Шәрифуллиннарның йорт тирәләрендә, бакчаларында бер чүп тапмассың. Алар бер вакытта да әйткәнне көтмиләр, пычратмыйлар да. Чүпләмәгән җирдә чиста була, дигән әйтем нәкъ бу гаиләләргә туры килеп тора.

Кызганыч, үрнәк йортлар белән беррәттән, бик үк чиста булмаганнары да бар. Аларның хуҗаларына кабат - кабат әйтсәң дә файдасы тими, югыйсә үзгәрергә, башкалардан үрнәк алырга вакыт.

Реваль Зәйнуллин,
Иске Кади авыл җирлеге
башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык Иске Кади авыл җирлеге