Яңа Элмәле мәдәният йортында ремонт кайчан бетәчәк?
Безнең районда

Яңа Элмәле мәдәният йортында ремонт кайчан бетәчәк?

Яңа Элмәле мәдәният йортында 2016 нчы елда башланган капиталь ремонт кайчан бетәчәк?

- Төзекләндерү эшләрен берничә ел элек башлаганнар иде, ләкин төгәлли алмадылар. Төзүчеләр мәдәният йортының фойесын гына яңарттылар, шуннан соң эшләр туктатылды, - ди әлеге мәдәният йорты директоры Александра Ильдирякова. – Күптән түгел бездә республиканың мәдәният министрлыгы вәкилләре булып киттеләр һәм мәдәният учреждениебезне ремонтлау 2021 нче ел планына кертеләчәк, дип ышандырдылар.

Фото: архив.


Нет комментариев