Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Элмәле җирлегендә яхшы юллар турында хыялланалар

Яңа Элмәледә 14 урамның 3 сендә, Иске Элмәледә 8 урамның 2 сендә генә юллар каты өслекле. Бу хәл турында халык җыенында да сүз кузгаттылар.

Яңа Элмәленең Лашман урамында юлның бер өлешенә таш түши башлаганнар, әмма эшне дәвам итсеннәр иде, диләр. Юлның начарлыгы аркасында кайбер урамнар йортларыннан сөт алып китүдә тоткарлыклар булгалый, чүп җыю кыенлаша. Болай гына зарланмыйлар инде.

Яңа Элмәледә берничә хуҗалык Интернет челтәренә тоташа алмый, электр челтәрендәге көчәнеш түбәнлектән интегүчеләр дә ярдәм сорый. Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу хәлләрне ашыгыч һәм конкрет өйрәнергә һәм уңай хәл итәргә кушты. Район электр элемтәсе челтәрләре һәм электр челтәрләре вәкилләре җыенда катнашып, үзләре дә кулланучыларның шикаятьләрен ишетеп – белеп киттеләр. Берәүдән күршесеннән генә диярлек газ торбасы сузып челтәргә тоташу өчен 80 мең сум акча сорыйлар икән. Ник алай кыйммәт? – белешергә кирәк.

Җирлектә, ике авылда 1204 кеше гомер итә. Бер елда 8 бала туган, 6 кеше үлгән. Читкә китүчеләр белән бәйле, халык саны 8 гә азайган.

Биредә уңган, актив кешеләр күп. Төзелештә осталар, спортта, үзешчән сәнгатьтә алдынгылар. Тик, район башлыгы да әйтүенчә, малчылыкны үз итүчеләр азрак, ике авылга – өч кече ферма күп түгел, аларны ким дигәндә унга җиткерү зарур. Дөрес, бу эшкә тагын биш хуҗалык кушылырга риза икән. Үрнәк мисаллар бар -  моңа кадәр авыл җирлеге башлыгы булган, инде ул бу посттан китте, Борис Портнов гаиләсе бер елда 359 мең сумлык сөт саткан. Аларның 10 сыерлары бар.

-Бу кадәр сыерны хатыным белән бергә карыйбыз, эше күп инде, - ди Борис Григорьевич. –Үзебезгә бит.

Узган ел, отчет доклады белән чыгыш ясаган Борис Портнов әйтүенчә, Яңа Элмәледә яңа ФАП төзелгән, мәдәният йорты ремонтлана. Грант акчасына яңа МТЗ алганнар. Үзсалым акчаларына да күп эшләнгән.

Бу җирлектә инвестор кирәкми, мондагы “Сөлчә” җәмгыяте районда да иң көчле хуҗалыкларның берсе. Запаска да калырлык күләмдә мал азыгы әзерләгәннәр. Пайчылар белән тулысынча исәп-хисап ясалган. Җәмгыятьтә 840 баш эре мөгезле терлек асрала. Узган елда гына да “Сөлчә” үз эшчеләренә 6 миллион 564 мең сум хезмәт хакы түләгән.

-2018 елда тулаем 34 миллион 400 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саттык, - ди җәмгыять директоры Хәмзә Хамматов. -Әле күпме субсидия дә бирделәр. Төрле фондларга да байтак сумма күчерелде. Объектлар ремонтладык, кирәк-ярак алдык.

Җыенда катнашучылар районда башкарылган эшләр, үзмәшгульлек, шәхси хуҗалыкларга булышлык турында да мәгълүматлы булдылар, полиция вәкиленең киңәшләрен дә ишеттеләр, хәтта концерт карап та  җилкенделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев