Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Яңа ел ялларында һәр көнне бәйрәм чарасына чакыралар

Чирмешәндә Яңа елга багышланган төп бәйрәм чаралары 31 декабрьдә башланып китә.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бу көнне 19 сәгатьтә Бал-маскарадка чакыралар. Ул 23 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада: концерт, театральләштерелгән тамаша, лотерея уеннары. Ә инде 1 гыйнварда сәгать бердә кабат үзәк чыршы янында очрашабыз.

Яңа ел каникуллары вакытында елның беренче көненнән башлап 10 гыйнварга кадәр, һәр көнне үзәк чыршы янында ниндидер чара планлаштырыла. 1 гыйнварда бирегә 18 сәгать 30 минутка чакырсалар, башка көннәрне 13 сәгатьтә көтеп калалар.

7 гыйнварда чирмешәнлеләрне һәм кунакларны 17 сәгатьтә үзәк чыршы янына, Раштуа бәйрәменә чакыралар.

Елның соңгы көннәрендә дә һәр көнне диярлек, нигездә балалар өчен, бәйрәм чаралары оештырылачак.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев