Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Врач үзләрендә

Иске Котыш врачлык амбулаториясе участогына һәр көнне 15-17 кеше мөрәҗәгать итә. Авыруларга 9 кеше хезмәт күрсәтә. Бу участокка керүче авылларда өч меңләп кеше яши. Амбулаториядә көндезге стационарда дәваланучылар өчен 5 урын бар. - Авыруларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Ешрак йөрәк-кан тамырлары, үпкә, неврология, колак авырулары белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларны...

Иске Котыш врачлык амбулаториясе участогына һәр көнне 15-17 кеше мөрәҗәгать итә. Авыруларга 9 кеше хезмәт күрсәтә.


Бу участокка керүче авылларда өч меңләп кеше яши. Амбулаториядә көндезге стационарда дәваланучылар өчен 5 урын бар.

- Авыруларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Ешрак йөрәк-кан тамырлары, үпкә, неврология, колак авырулары белән мөрәҗәгать итәләр. Без аларны игътибар белән тыңлап, дәва бирәбез, үзебездә үк анализлар да алабыз, - ди амбулатория мөдире, инде 30 елдан артык стажлы врач Абдуджаббор Абдугаффаров.

Тәҗрибәле врачны Иске Котышта бик тиз үз иткәннәр, аның биредә эшли башлавына инде 10 ел вакыт узган. Тик амбулаториянең бинасы бик таушалган. Биредәге персонал авыруларны заманча бинада дәвалау турында хыяллана.

Кадрия Гамирова.
Иске Котыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев