Чирмешән лицеенда узган “Татарча диктант” акциясендә 85 райондашыбыз катнашкан, шуларның 34 се биремне “5” ле билгесенә башкарган.
Әлеге чара инде өченче ел рәттән уза. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.
Быел диктант өчен Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек сайланган булган.
-Ике сәгатькә якын сузылган сынауда төрле буын вәкилләре, төрле һөнәр ияләре: укытучылар, тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләре катнашты. Хәтта рус милләтеннән дә ике кеше бар иде. Чирмешәндә яшәүче Вилдановлар гаиләләре белән килделәр, - ди район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина. – Эшләрне шул ук көнне тикшердек. 34 кеше диктантны “бишлегә” язган, 26 райондашыбыз “дүртле” алды, ике кеше имтиханны тапшыра алмады, калганнар - “өчле” алучылар.
Ландыш Зыякова фотосы.
Нет комментариев