Утыз Имәннән Ябиновлар хуҗалыгында Миләш белән Малыш туган
Безнең районда

Утыз Имәннән Ябиновлар хуҗалыгында Миләш белән Малыш туган

Утыз Имән авылыннан Ябиновлар абзарында терлекләр саны ике игезәк бозауга артты.

Әнәс һәм Сирин Ябиновлар, гомумән, мал-туарны күп асрыйлар. Алар гаилә бюджетын сөт сатудан кергән акча белән дә тулыландыра. Сыерларының бозаулаган чагы әле, берсе февраль аенда ике – теше һәм үгез бозаулар китергән.

-Шөкер, игезәкләребез Миләш белән Малыш көрләр. Без аларга өч айлап сөт эчерәбез, алларында - коры печән, - ди гаилә башлыгы.

Ябиновларның терлекләре дә күп, үзләре дә ишле гаилә. Бер йортта өч буын: Әнәс-Сирин, әниләре Гөлсирә, уллары Илназ, киленнәре Рузилә гомер итәләр.


Нет комментариев