Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыртканны сакларга да кирәк

1 октябрь көнне республикада "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башланып китте, ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның максаты - агач үсентеләрен, урман утырту гына түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү. Октябрьнең беренче көнендә районның барлык авылларында диярлек өмәләр узды, агачлар утыртылды. Акциядә катнашучыларны Чирмешән...

1 октябрь көнне республикада "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе башланып китте, ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чараның максаты - агач үсентеләрен, урман утырту гына түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү.
Октябрьнең беренче көнендә районның барлык авылларында диярлек өмәләр узды, агачлар утыртылды. Акциядә катнашучыларны Чирмешән урманчылыгы үсентеләр белән тәэмин иткән. Бүлеп бирелгән мәйданнарда утырту өчен, нарат, чыршы, тирәк, миләш үсентеләре бирелгән.
-Район үзәген яшелләндерү буенча ел саен зур күләмдә эш башкарыла, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.- Быел да Чирмешән елгасының яр буенда һәм яңа сквер территориясендә чыршы, миләш, тирәк агачлары утыртылды. Киләчәктә аларны карап торырга, сакларга да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урман утырту Акцияләр